Воскресенье, 28.04.2024, 22:43

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Март » 26 » Дини экстремизмга каршы
07:16
Дини экстремизмга каршы
Агымдагы елның 20 мартында Туймазы шәһәре мәдәният сараенда дини экстремизмны профилактикалау мәсьәләләре буенча зональ киңәшмә үткәрелде. Чарада Башкортстан Республикасы Президенты Хакимияте җитәкчесе урынбасары Марат Мәрдәнов,  Туймазы районы муниципаль районы хакимияте башлыгы  Рәшит Хәйруллин, Русия мөселманнарының үзәк диния  нәзарәте рәисе,  шәйхелислам, өлкән мөфти Тәлгать Таҗетдин, Башкортстан Республикасының  үзәк диния нәзарәте рәисе, мөфти Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин, Русия мөселманнарның үзәк диния нәзарәте составындагы Башкортстан Республикасы мөселманнарының дини  идарәлеге рәисе, мөфти Мөхәммәд Таҗетдинов, Русия православие чиркәве епархиясе җитәкчесе, Бөре һәм Нефтекама епископы Амвросий, Башкортстан Республикасы прокуратурасы вәкилләре, Башкортстан Республикасы буенча федераль хәвефсезлек хезмәте идарәлеге, Эчке эшләр министрлыгы, Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы буенча юстиция министрлыгы идарәлеге, Федераль миграция хезмәте, М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының мөселман мәгарифен үстерү үзәге вәкилләре катнашты. 
Киңәшмәгә Әлшәй, Бәләбәй, Бакалы, Бишбүләк, Ярмәкәй, Илеш, Шаран, Бүздәк, Миякә, Чакмагыш районнары, Октябрьский, Бәләбәй, Туймазы шәһәрләренең дәүләт-конфессияара мөнәсәбәтләре буенча вәкилләре, имам-хатиплар, имам-мөхтәсибләр  чакырылган иде. 
Безнең районнан бу чарада муниципаль район хакимияте башлыгының  кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, дәүләт-конфессияара мөнәсәбәтләр буенча комиссия рәисе Геннадий Крюков, комиссия сәркатибе Светлана Шакирова, 85 санлы һөнәрчелек лицее директоры урынбасары Альберт Хәмидуллин, Бөре кооператив техникумының Чакмагыштагы филиалы директоры Рәмзия Кашапова, имам-мөхтәсиб Галим Шакиров, имам-хатип-лар Фидрат Мусин, Фәдис Бәдгытдинов, Наил Хәсәнов, Габделкави Рәфыйков катнашты. Киңәшмәне  Башкортстан Республикасы Президенты каршындагы конфессияара мөнәсәбәтләр буенча дәүләт комиссиясе рәисе Вячеслав Пятков алып барды.
Дәүләт хакимияте органнары, урындагы үзидарәлек, мөселман руханилары, Башкортстан Республикасының православие чиркәве вәкилләре республикада дини экстремизмга юл куймау  буенча көнүзәк мәсьәләләр күтәрде,   дәүләт-конфессияара мөнәсәбәтләр буенча комиссияләр эшчәнлеген активлаштыру хакында сүз алып барды. 
Лиана Ханмурзина. 

Просмотров: 802 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Март 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск