Понедельник, 29.04.2024, 04:14

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Март » 19 » “Дан минуты” җиңүчеләре
08:11
“Дан минуты” җиңүчеләре
12 мартта Балалар иҗат үзәгендә республика буенча "Дан минуты” конкурсының  район этабы үтте. Чараның төп максаты — 7-17 яшьтәге балаларның иҗади сәләтен үстерү, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү һәм төрле жанрларда аларның талантларын  ачу. Биредә Балалар иҗат үзәгеннән, гимназиядән, Чакмагыш беренче,  Аблай,  Имәнлекул, Калмашбаш, Митрә-Әюп, Яңа Балтач, Яңа Коты, Рапат, Иске Бәшир, Иске Калмаш, Тайняш, Тозлыкуш, Юмаш урта һәм Көсәкәй мәктәпләреннән барлыгы 126 укучы катнашты. Бәйге тәмамлангач, жюри түбәндәге номинацияләр буенча йомгак ясады. «Хореография коллективы» —  җиңүче "Шаян үкчә” коллективы Балалар иҗат үзәге, җитәкчесе Р.А Сәетгәрәева; призерлар "Непоседы” — Юмаш һәм "Егетләр”— Имәнлекул урта мәктәпләре. 
«Хороеография соло» — җиңүче "Ирекле пластика”,  Илүсә Гәрәева башкаруында, Балалар иҗат үзәге, җитәкчесе Ф. Н. Гәрәева; призерлар  — "Сәхнә стильләре”— Алина Юнысова,  Яңа Балтач урта мәктәбеннән, Розалия Галиева, Азалия Хафизова — гимназиядән, Алина Гаскәрова - Иске Бәшир урта мәктәбеннән. .
"Эстрада вокалы” — җиңүче Ләйсән Каррамова, гимназия, җитәкчесе Л.С. Тимергалиева, призеры – гимназиядән Булат Исмәгыйлев.
"Оригиналь жанр” — җиңүчеләр "Юморист”  Айнур Гафиуллин, Иске Бәшир урта мәктәбеннән, "Музыкаль пародияләр” — Яңа Балтачтан Айгөл Гайнуллина, "Проза”— Тайняштан Элина Мураева; призерлар — Илһам Юмабаев — Имәнлекул, Илнар Әхмәтов — Аблай
"Жонглерлык”— җиңүче Дилшат Шәехов, "Көч жонглерлары” – Тозлыкуш, җитәкчесе В.Г. Әсәдуллина.
"Шоу балет” — җиңүче "Заман биюләре”, "Санрайз” — Калмашбаш, җитәкчесе В.Ш. Гыймаева; призерлары "Заман биюләре”, "Тандем”, гимназия һәм "Бразилия биюе”- "Бу – без”, Тозлыкуш, җитәкчесе Г.Р. Зыязова.
"Спорт гимнастикасы” — җиңүче — "Тамчылар”, Калмашбаш, җитәкчесе В.Ш.Гыймаева.
"Мода театры” — җиңүче "Кием тегү һәм мода” түгәрәге, Балалар иҗат үзәге, җитәкчесе Г.Н. Галиева; призер — Иске Калмаш мәктәбе, җитәкчесе Л.В. Тимашева.
"Музыкаль эксцентрика” – җиңүче — Чакмагыш урта мәктәбеннән Илнар Ильясов, җитәкчесе Л.Г. Вәсилева; призерлар Элина Борханова, Руслан Әмирханов, Нияз Газизов, Дарья Суханова, Алмаз Камалетдинов –Балалар сәнгать мәктәбеннән, җитәкчеләре С.В. Вәлиева. Чарада катнашкан башка барлык укучылар да грамота һәм Дип-ломнар белән бүләкләнәчәк.
Айгөл Миргазова.


Просмотров: 531 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Март 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск