Понедельник, 29.04.2024, 07:04

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Май » 20 » Өченче чакырылыш Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район Советының алтынчы утырышы
09:40
Өченче чакырылыш Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район Советының алтынчы утырышы
Агымдагы елның 15 маенда өченче чакырылыш Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район Советының чираттагы алтынчы утырышы үтте. Аның эшендә, депутатлардан тыш, муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов һәм аның урынбасарлары, хакимиятнең бүлек начальниклары, авыл биләмәләре башлыклары, хуҗалыклар, оешмалар, предприятиеләр җитәкчеләре, хокук тәртибе саклау органнары хезмәткәрләре, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Утырышны муниципаль район Советы рәисе Салават Зәки улы Гыйззәтуллин ачты һәм алып барды.
Җыелышның эшче органнары сайланганнан соң көн тәртибенә куелган түбәндәге мәсьәләләрне карауга күчтеләр.
1. 2012 елда Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район бюджеты үтәлеше турында.
2. 2013 елга Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район бюджетына төгәллек кертү турында.
3.Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районында вакансияле муниципаль учреждение (предприятие) директоры (җитәкчесе) вазифасын биләүгә конкурс үткәрү турындагы положениене раслау турында.
4.Башкортстан Республикасы Чак-
магыш районы муниципаль районында муниципаль унитар пред-
приятиеләр һәм муниципаль учреж-дениеләр җитәкчеләре өчен квалификацион таләпләр, чикләүләр һәм тыюлар билгеләү турында.
5. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район Советының 2013 елның 24 гыйнварындагы 57 санлы карары белән расланган Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы хакимиятендә муниципаль хезмәт вазифалары исемлегенә үзгәрешләр кертү турында.
6. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы хакимияте структурасына үзгәрешләр кертү турында.
7. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район хакимияте структурасы стандартына үзгәрешләр кертү турында.
8.Ышаныч югалту аркасында Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районында урындагы үзидарәлек органнарында муниципаль вазифа биләүчеләрне эштән бушату (вазифасыннан азат итү) турындагы положениене раслау турында.
9.2007 елның 2 мартында гамәлгә кергән 25-Ф3 санлы "Русия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында”гы Федераль законның 14.1, 15 һәм 27нче маддәләрендә каралган яллаучы (эш бирүче) вәкиле тарафыннан кулланылучы җаваплылыкка тарттыру чараларын куллану тәртибен раслау турында.
10. Муниципаль берләшмә башлыгы вазифасын, даими рәвештә муниципаль вазифа биләүчеләрнең төрле чаралар барышында, хезмәте буенча командировкаларда һәм башка рәсми чараларда алган бүләкләрен берләшмә милкенә тапшыру (сатып алу) тәртибен раслау турында.
(Дәвамы 2 биттә).
11. Муниципаль хезмәт вазифасыннан азат ителгәннән соң ике ел дәвамында хезмәт килешүе нигезендә оешмада вазифа биләсә һәм (яки) шушы оешмада гражданлык-хокукый килешү шартлары нигезендә аена йөз мең сумнан арткан хакка эш башкарса (шушы оешмага хезмәт күрсәтсә), әлеге оешма белән муниципаль(административ) идарәлек итүнең аерым функцияләре муниципаль хезмәткәрнең вазифа бурычлары исәбенә кергән очракта Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының урындагы үзидарәлек органнарында муниципаль вазифа биләп киткән гражданнарның муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт тәртибенә таләпләр үтәлешенә күзәтчелек итү һәм яклар мәнфәгатьләрен көйләү буенча комиссиягә белдерү бирү (искәртү) тәртибен раслау турында.
12.Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районында урындагы үзидарәлек органында муниципаль вазифа биләп киткән гражданнарның, әгәр бу оешмага муниципаль идарәлек итүнең аерым функцияләре муниципаль хезмәткәрнең вазифа (хезмәт) бурычларына караган очракта, хезмәт килешүе нигезендә оешмада вазифа биләвен һәм (яки) шушы оешмада гражданлык-хокукый характердагы килешү нигезендә эш башкару (әлеге оешмага хезмәт күрсәтү) тәртибенең үтәлешен һәм эш бирүченең андый гражданнар белән хезмәт килешүе яки гражданлык-хокукый килешү төзешү шартларының үтәлешен тикшерү турындагы положениене раслау турында.
13. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район Советы аппаратында һәм хакимиятендә муниципаль хезмәт вазифалары биләүчеләрнең төрле беркетмәләр (протокол) тутырылучы чараларда, хезмәт командировкаларында яки башка рәсми чараларда алган бүләкләрен Совет аппараты һәм хакимият милкенә тапшыру кагыйдәләрен раслау турында.
14. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район Советының 2012 елның 15 февралендәге 321 санлы "2012-2014 елларга Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районында бәләкәй һәм урта эшкуарлык субъектларын үстерү программасын раслау турында”гы  карарына үзгәрешләр кертү турында.
15. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының урындагы үзидарәлек органнары һәм Башкортстан Республикасы Бәшир авыл Советы авыл биләмәсе арасындагы килешүгә авыл биләмәсе вәкаләтләренең бер өлешен Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы үзидарәлек органнарына тапшыру турындагы өстәмә килешүне раслау турында.
16. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының урындагы үзидарәлек органнары һәм Башкортстан Республикасы Имәнлекул авыл Советы авыл биләмәсе арасындагы килешүгә авыл биләмәсе вәкаләтләренең бер өлешен Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы үзидарәлек органнарына тапшыру турындагы өстәмә килешүне раслау турында.
17. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының урындагы үзидарәлек органнары һәм Башкортстан Республикасы Калмашбаш авыл Советы авыл биләмәсе арасындагы килешүгә авыл биләмәсе вәкаләтләренең бер өлешен Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы үзидарәлек органнарына тапшыру турындагы өстәмә килешүне раслау турында.
18. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының урындагы үзидарәлек органнары һәм Башкортстан Республикасы Яңа Балтач авыл Советы авыл биләмәсе арасындагы килешүгә авыл биләмәсе вәкаләтләренең бер өлешен Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы үзидарәлек органнарына тапшыру турындагы өстәмә килешүне раслау турында.
19. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының урындагы үзидарәлек органнары һәм Башкортстан Республикасы Яңа Коты авыл Советы авыл биләмәсе арасындагы килешүгә авыл биләмәсе вәкаләтләренең бер өлешен Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы үзидарәлек органнарына тапшыру турындагы өстәмә килешүне раслау турында.
20. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының урындагы үзидарәлек органнары һәм Башкортстан Республикасы Рапат авыл Советы авыл биләмәсе арасындагы килешүгә авыл биләмәсе вәкаләтләренең бер өлешен Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы үзидарәлек органнарына тапшыру турындагы өстәмә килешүне раслау турында.
21. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының урындагы үзидарәлек органнары һәм Башкортстан Республикасы Рәҗәп авыл Советы авыл биләмәсе арасындагы килешүгә авыл биләмәсе вәкаләтләренең бер өлешен Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы үзидарәлек органнарына тапшыру турындагы өстәмә килешүне раслау турында.
22. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының урындагы үзидарәлек органнары һәм Башкортстан Республикасы Иске Калмаш авыл Советы авыл биләмәсе арасындагы килешүгә авыл биләмәсе вәкаләтләренең бер өлешен Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы үзидарәлек органнарына тапшыру турындагы өстәмә килешүне раслау турында.
23. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының урындагы үзидарәлек органнары һәм Башкортстан Республикасы Тайняш авыл Советы авыл биләмәсе арасындагы килешүгә авыл биләмәсе вәкаләтләренең бер өлешен Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы үзидарәлек органнарына тапшыру турындагы өстәмә килешүне раслау турында.
24. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының урындагы үзидарәлек органнары һәм Башкортстан Республикасы Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсе арасындагы килешүгә авыл биләмәсе вәкаләтләренең бер өлешен Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы үзидарәлек органнарына тапшыру турындагы өстәмә килешүне раслау турында.
25. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының урындагы үзидарәлек органнары һәм Башкортстан Республикасы Үрнәк авыл Советы авыл биләмәсе арасындагы килешүгә авыл биләмәсе вәкаләтләренең бер өлешен Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы үзидарәлек органнарына тапшыру турындагы өстәмә килешүне раслау турында.
26. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының урындагы үзидарәлек органнары һәм Башкортстан Республикасы Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе арасындагы килешүгә авыл биләмәсе вәкаләтләренең бер өлешен Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы үзидарәлек органнарына тапшыру турындагы өстәмә килешүне раслау турында.
27. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының урындагы үзидарәлек органнары һәм Башкортстан Республикасы Юмаш авыл Советы авыл биләмәсе арасындагы килешүгә авыл биләмәсе вәкаләтләренең бер өлешен Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы үзидарәлек органнарына тапшыру турындагы өстәмә килешүне раслау турында.
28. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район Советының норматив-хокукый һәм хокукый актлары проектларын прокуратура органнарына күрсәтү тәртибен раслау турында.
Көн тәртибенә куелган тәүге ике мәсьәлә буенча муниципаль район хакимияте башлыгының финанс мәсьәләләре буенча урынбасары – муниципаль район хакимиятенең финанс идарәлеге начальнигы Равил Хәмит улы Фәезов җентекле саннар белән дәлилләнелгән чыгыш ясады. Муниципаль район бюджетының керем һәм чыгым өлешләренең формалашуы, максатка ярашлы тотынылуы, фаразланылган юнәлешләрнең тулы күләмдә үтәлеше аркасында башлыча социаль юнәлешле булган 2012 елдагы бюджет тулысынча үтәлде, дигән карарга килде депутатлар.
Артабан Равил Хәмит улы 1 гыйнвардан алып бүгенге көнгә кадәр агымдагы елда муниципаль район бюджетына төгәллек кертү мәсьәләсен дә тәгаен дәлилләр белән тәкъдим итте. Депутатлар бу юлы да аны бердәм яклап чыкты.
Чираттагы унбер мәсьәләнең асылын муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Фотеевич Крюков аңлатты. Гамәлдәге законнар таләпләре нигезендә муниципаль вазифа биләүче һәм элек биләгән, хәзер инде башка эш белән мәшгуль гражданнар өчен куелган таләпләр, чикләүләр һәм хәтта тыюларның бары тик җәмгыятебездә ара-тирә очрап торган тискәре күренеш – коррупциягә каршы юнәлтелүе, бар яклап та тәртип белән данлы безнең Чакмагыш җирендә моңа юл куймауга хезмәт итүен яхшы аңлап, депутатлар санап үтелгән мәсьәләләрне тулысы белән хуплап кабул итте.
Ундүртенче мәсьәлә муниципаль район Советының 2012 елның 15 февралендә кабул ителгән 321 санлы "2012-2014 елларга Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районында бәләкәй һәм урта эшкуарлык субъектларын үстерү программасын раслау турында”гы карарга үзгәрешләр кертү турында иде.Моның мөһимлеген муниципаль район хакимиятенең икътисад һәм сәүдә бүлегенең баш белгече Рима Рим кызы Рәхимова да тәгаен саннар һәм мисаллар белән дәлилләп аңлатты һәм депутатларның тулысынча хуплавына иреште. 
"Русия Федерациясендә урындагы үзидарәлекне оештыруның гомум принциплары турында”гы Федераль законның 15нче маддәсенең 4 өлешенә ярашлы, район составына кергән аерым биләмәләрнең урындагы үзидарәлек органнары муниципаль районның урындагы үзидарәлек органнары белән ике арада Русия Федерациясе Бюджет кодексына ярашлы шушы биләмә бюджетларыннан муниципаль район бюджетына бюджетара трансфертлар исәбенә урындагы мәсьәләләрне хәл итү буенча вәкаләтләренең бер өлешен тапшыру турында килешүләр төзешү хокукына ия. 2012 елның декабрендә 2013 елга әнә шундый килешүләр муниципаль район хакимияте белән һәр унөч биләмә хакимияте арасында да төзешелгән иде инде. Тапшырылган вәкаләтләр исемлеге киңәйтелүгә бәйле (биләмәдә яшәүчеләрне элемтә, җәмәгать туклануы, сәүдә һәм көнкүреш хезмәтләндерүе белән тәэмин итүгә шартлар тудыру; авыл хуҗалыгында җитештерү эшчәнлеген үстерүдә ярдәмләшү, бәләкәй һәм урта эшкуарлык субъектларын үстерүгә шартлар булдыру) хәзер инде гамәлдәге килешүләргә өстәмә килешүләр төзешү мөһимлеге килеп туды. Һәр авыл биләмәсенннән тапшырылучы вәкаләтләр исемлегенең бердәй үк булуына бәйле, депутатлар аларны берьюлы кабул иттеләр.
"Русия Федерацясе прокуратурасы турында”гы Федераль законның 9нчы маддәсенә ярашлы муниципаль хокукый актларның законлылыгын тәэмин итү максатында Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район Советының норматив һәм норматив-хокукый актлары проектларын прокуратура органнарына күрсәтү тәртибе, аларның формалары һәм тәгаен вакыты да депутатларда бердәм хуплау тапты.
Көн тәртибенә чыгарылган барлык мәсьәләләр дә каралып беткәннән соң муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов йомгаклау сүзе белән чыкты. Районыбызның артабангы үсеше өчен мөһим булган әлеге мәсьәләләрне хәл итүдә аңлап эш күрсәтүләре өчен депутатларга һәм җыелучыларга ихлас рәхмәт сүзләре белән бергә үк алда торган мөһим бурычларны тайпылышсыз үтәүгә җаваплы карарга чакырды. Законнар үзгәреп тору сәбәпле җирдән һәм торак мәйданнарыннан файдалануга контрольне көчәйтү максатында хакимият структурасына инспектор вазифалары кертү, яңарак кына төзелгән хәйрия фондының районыбызда төзеү-төзекләндерү эшләренә ярдәм итәчәге, шушы көннәрдә генә хоккейчыларыбызның Псков шәһәрендә үткән шайбалы хоккей буенча авыл командалары арасында Русия беренчелегендә икенче урынны һәм көмеш медальләр яулап кайтуы, якын арада район үзәгендә ел әйләнәсе эшләячәк боз мәйданы һәм башка зур әһәмиятле төзелешләр җәелдереләчәге – болар барысы да фидакарь хезмәт белән данлы чакмагышлыларның тормыш-көнкүрешен артабан да яхшырта төшүгә бу булышлык итәчәк, дигән ныклы ышаныч белдерде ул.

Просмотров: 620 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Май 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск