Понедельник, 29.04.2024, 04:56

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Май » 20 » Чакмагыш велосипедчылары — Русия чемпионнары!
09:38
Чакмагыш велосипедчылары — Русия чемпионнары!
Чакмагыш балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең велоспорт түгәрәгендә шөгыльләнүче дүрт спортчыбыз Башкортстан җыелма командасы составында Русия беренчелегендә катнаштылар һәм төрле дистанциядәге ярышларда зур җиңүләр яуладылар. Шушы бәйгеләрнең нәтиҗәләрен гәзит укучылар игътибарына җиткерәбез.
4 майда Чиләбе өлкәсенең Черемишинка поселогында үткәрелгән ярышта шәхси беренчелектә Александр Борисов белән Рөстәм Иргалиев беренче урыннарны алдылар. Шушы җиңүе өчен Рөстәм плазма телевизоры белән бүләкләнде. 5 майда яшь велосипедчылар янә узыштылар. Бу юлы Александр беренче, Рөстәм икенче урынга лаек булды.
9, 10 май көннәрендә ярышлар Омск шәһәрендә үткәрелде. Беренче һәм икенче көннәрдә безнең көчле спортчыбыз Александр Борисовка тиңләшүче табылмады, ул пьедесталның иң югары баскычына ике тапкыр күтәрелде. 
11 майда да ярышлар киеренке барды. Монда якташларыбыз Тимур Кинҗәкәев – икенче, Александр Борисов – өченче, Рөстәм Иргалиев – алтынчы, Рушан Искужин җиденче урынны алдылар.$CUT$
Апрель, май айларында илебезнең төрле шәһәрләрендә үткән велоспорт ярышларында безнең кызлар да бик яхшы нәтиҗәгә ирешкәннәр иде. 27 апрельдә Майкопта ил беренчелегендә Альбина Галиева – өченче, 8 майда Мәләвездә узган бәйгедә Альбина Галиевага беренче урын бирелде, Лилия Миндиярова дүртенче урынга чыкты.
Спортчыларыбызны алда яңа сынаулар көтә. Тиздән алар Пенза һәм Орел шәһәрләрендә үтәчәк Русия беренчелегендә республика данын яклаячаклар.
Велоспортта зур казанышларга ирешеп, Чакмагыш районын ил күләмендә таныткан яшь спортчыларыбызга алдагы көннәрдә дә уңышлы стартлар, яңа җиңүләр телибез.
Ранис Баянов,
Чакмагыш балалар-үсмерләр спорт
 мәктәбенең велоспорт буенча тренер-преподавателе.

Просмотров: 447 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Май 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск