Әле кайчан гына "Чакмагышта йолдызлар яңгыры коя…” дип, "Чаткылар”да сөенечле хәбәр басылган иде. Бүген инде урындагы телевидение тарафыннан районыбызның сәләтле балалары арасында оештырылган конкурс тәмамлану алдында. Бу матур бәйге "Имин балачак һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту елы”на багышланды. Барлыгы 44 гариза кабул ителде һәм җырчы-биюче балалар катнашлыгында 7 тапшыру тамашачылар хөкеменә тәкъдим ителде. Телевизор караучыларга ихлас күңелдән рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. Чөн-ки эфирга чыгу белән күңелләргә хуш килгән конкурсантлар өчен бик күп СМС-тавыш, шалтыратулар кабул иттек. Бигрәк тә өлкән яшьтәгеләрнең студиябезгә килеп, Чакма-гышның җыр-биюгә сәләтле йолдызчыклары турында җылы сүзләр әйтеп китүләре куанычлы булды. Биючеләр турында: "Шундый өздереп бииләр…”, ә "Җырчыларның күңел түренә сандугачлар оя корган” диюләре ни тора?! Соңгы көннәрдә 16 җырчы-биюченең чыгышы яздырып алынды, аларның иҗатын да яратып кабул итәрсез, дигән теләктә калабыз. Шушы уңайдан тагын бер фикеремне язып үтим әле. Озакламый конкурска йомгак ясалачак һәм… Әйе, жюри тарафыннан югары бәһа алган иң-иңнәр Гала-концертның бизәге булачак. Күркәм чараны тагын да сөенечлерәк мизгелләргә күмеп, бүләкләр дә тапшырылачак. Изге ниятебезне тормышка ашыруда телевидение тапшыруларын яратып караучы дусларыбыз да читтә калмас, дип уйлыйбыз. Моңа кагылышлы сорауларыгыз белән студиябезгә килеп тә, 3-15-67 телефоны аша да кирәкле мәгълүмат алырга мөмкин. Сабыйларның гүзәл балачагын кабатланмас ямьгә төрик. Мөнирә Махъянова.
|