Понедельник, 29.04.2024, 04:52

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Март » 26 » Битләр ал булыр
07:16
Битләр ал булыр
20 мартта районда укучылар арасында "Чаңгыда — алсу йөзләр” ("Лыжня румяных”) район ярышлары үтте. Чаңгычылар бәйгесендә Сыйрышбаш, Яңа Балтач, Яңа Коты, Иске Бәшир, Иске Калмаш, Югары Аташ, Калмашбаш, Юмаш, Үрнәк мәк-тәпләре укучылары катнашты. Ярышлар киеренке барды. Спортны яшәү девизы итеп сайлаган, ныклы күнекмәләр белән килгән яшь спортчылар матур нәтиҗәләр күрсәтте.
1-4 сыйныфта укучы малайлар арасында беренче урын Данил Соколовта (Юмаш), 2 урын Ильяс Суховта (Иске Калмаш), 3 урын Ризван Искужинда (Иске Бәшир). Шул ук яшьтәге кызлар арасында беренче урынны Арина Видерникова (Юмаш), икенче урынны Ләйсән Исламова (Үрнәк), өченче урынны Анжелла Макарова (Юмаш) яулады.
5 һәм 7 сыйныф егетләре арасында беренче урында Илгиз Шәйбәков (Сыйрышбаш), икенче урында Денис Гаскәров (Сыйрышбаш), өченче урында Артем Дмитриев (Юмаш).
Кызлар арасында беренче урын Гөлнур Камалова (Сыйрышбаш), икенче урын Ләйсән Хәйруллина (Үрнәк), өченче урын Динара Ахуновада (Үрнәк). 8 һәм 9 сыйныфта укучы  үсмерләр арасында урыннар түбәндәге бирелде: егетләрдән беренче урын Евгений Сайдяков(Юмаш), икенче — Ильяс Зәкәриев (Сыйрышбаш), өченчедә — Ринат Камаев (Сыйрышбаш). Кызлардан беренче урында Гөлшат Рамазанова (Калмашбаш), икенче  — Регина Ильясова (Үрнәк), өченче —  Чулпан Гәрәева (Үрнәк). 10 һәм11 сыйныфта укучы кыз һәм егетләр арасында беренче урынны Раушан Әхмәдуллин (Калмашбаш), икенче — Инсаф Самматов (Үрнәк), өченче — Юлай Таюпов (Калмашбаш) яулады. Кызлар арасында беренче урынга Нәзилә Гәрәева (Үрнәк), икенчегә Алина Габделхакова (Митрә-Әюп), өченчегә Гөлдар Йосыпова (Үрнәк) чыкты. Югары күрсәткечләргә ирешүче яшь чаңгычыларга Дипломнар, медальләр тапшырылды.  Киләчәктә алар матур күрсәткечләр белән тагы да шатландырырлар әле.
Шамил Закиров.

Просмотров: 561 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Март 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск