Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы алдынгылардан санала. Биредә игенчелектә дә, малчылыкта да җиң сызганып эшли беләләр. Тырыш хезмәтнең нәтиҗәлелеге дә күзгә ташланып тора – бу хуҗалык елның- елында район икътисадын үстерүгә лаеклы өлеш кертә.
Хуҗалыкта мал азыгына кытлык кичермиләр. Биредә 1724 баш мал асрала, шуларның 550се – савым сыеры, 60ы – үгезләр. Малкайларга азыкны "Хозяин” җайланмасы ярдәмендә Фердинанд Вәлиуллин тарата. Мал караучылар да тырыш хезмәт күрсәтә.
Алдынгы савымчылардан Фәнзилә Мәрдәншина, мәсәлән, 2466 центнер, һәр сыердан 6165 килограмм сөт савып алган, Рәзинә Бәдретдинова 2288 центнер (һәр сыердан 5868 килограмм), Рәзимә Рахманова 2255 центнер (5782 килограмм) сөт җитештергән. Хуҗалыкта уртача савым күрсәткече 30784 центнер, һәр сыердан 5597 килограмм тәшкил итә. Терлекчеләр Роберт Явишев, Илшат Ваһапов нәсел үгезләрен симертүдә алдынгылыкны бирми.
Яшь бозаулар асралган торлак-
ларда да бөтен шартлар да бар. Фәйрүзә Хәбирова, Марат Хәбиров 100ләп яшь бозау тәрбияли, артым күрсәткечләре 188 центнер, тәүлегенә 701 грамм тәшкил итә. Риф Дәүләтшин 50 баш мал карый, тәүлегенә 688 грамм (барлыгы 86 центнер) артым ала. Вера Кәбирова белән Рәмзия Шакирова 60 баш тана тәрбияли. Малчыларның һәм терлекчеләрнең тырышлыгы белән маллар арасында йогышлы чирләр күзәтелми. Яңа туган бозауларны да тиешле дәрәҗәдә тәрбияләп, үрчемне сәламәт итеп үстерергә омтылалар. Техниканы язга әзерләү өлкәсендә дә биредә эш кайный. Әсләм Әһәдуллин белән Зөбәер Синәгатуллин техниканы төзеләндерүдә җиң сызганып эш башкара.
Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе Илфир Әнгам улы Зарипов идарә әгъзалары белән кышлату чорына җитди әзерлек тәэмин иткән. Хәстәрлек читтән үк күренеп тора: мал абзарлары төзек, якты, җылы, улакларда, келәтләрдә азык бар, малкайларны тәрбияләү өчен бөтен уңайлыклар да тудырылган.
Лиана Ханмурзина.