Имтихан… Бу сүзне ишетү белән һәр кешенең күңеленә курку хисе киләдер, мөгаен. Тормыш тоташ имтиханнардан тора, аны ничек бирүгә карап, кешенең киләчәге нинди буласын әйтеп була. Ләкин сүз тормыш имтиханнары турында түгел, ә әлеге дә баягы соңгы елларда телдән бер дә төшмәгән бердәм дәүләт имтиханнары турында бара. –Мәктәпләрдә имтиханнарга әзерләнү инде ахырына да якынлаша диярлек,— дип сүзен башлады район мәгариф бүлеге белгече Әлфинә Фәндүз кызы Гатауллина. Агымдагы елда да чыгарылыш укучылары өчен рус теле (27 май) һәм математика(3 июнь) буенча имтиханнар мәҗбүри һәм барлыгы 213 укучы сынау тотачак. Калган фәннәр – сайлап алу буенча. Гимназия базасында үтәчәк бердәм дәүләт имтиханына иртәнге унда барлык фәннәр буенча еллык билгеләре канәгатьләнерлек булган гомумбелем бирү учреждениеләренең чыгарылыш сыйныф укучылары кертелә. Билгеле, бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырганда кәрәзле телефоннар, электрон техника һәм башка элемтә чаралары куллану катгый тыела. Имтихан тапшыручының бары тик паспорты, пропускы, кара гельле ручкасы булырга тиеш. Мәҗбүри фәннәр буенча иң түбән баскыч: рус теленнән 36 балл, математикададан —24 балл. Шулай ук имтихан вакытларын да кабат искәртеп узасым килә: 27 майда (дүшәмбе) –рус теле; 30 май (пәнҗешәмбе)–информатика, биология, тарих; 3 июньдә (дүшәмбе)– математика; 6 июнь (пәнҗешәмбе)– чит телләр, физика; 10 июнь (дүшәмбе) – җәмгыять белеме, химия; 13 июнь (пәнҗешәмбе)– геграфия, әдәбият. 9 сыйныфларның дәүләт аттестацияләвендә быел исә 361 укучы катнашачак. Бердәм дәүләт имтиханында бернинди чишә алмаслык биремнәр һәм куркыныч юк. Имтиханга психологик әзерлек ата-аналарның балаларны даими контрольдә тотуы һәм педагогларның ничек эшләвенә бәйле. Имтихан турында килеп җиткәч кенә түгел, ә алдан уйларга кирәк. Бүген өй эше эшләмәсәм, дәрескә бармасам дигән уйлар балаларга еш килә. Бер дәрес калдырсаң, икенче көнне инде теманы аңламасаң, аннары уку теләге дә кача. Тик соңыннан укыйсы килә, ләкин соң. Ничә ел укыган, өйрәнгәнеңне бер елда өйрәнәм димә. Әйе, имтихан тапшыру җиңел түгел. Тырышлык, түземлек, теләк һәм бик күп укуны таләп итә. Ләкин имтихан тапшыргач, үзеңдә бертөрле рәхәтлек, горурлану, канәгатьлелек хисе тоясың. Барчагызга да йомгаклау аттестациясенә җентекле әзерләнүегезне һәм лаеклы нәтиҗәләргә ирешүегезне телим.
|