Понедельник, 29.04.2024, 06:28

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Март » 25 » Басуга чыгар алдыннан
10:48
Басуга чыгар алдыннан
19 мартта безнең районда 2013 елгы язгы кыр эшләрен оештыруга кагылышлы республика зона агрономик конференциясе үткәрелде. Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан уздырылучы бу чарада министрлык җитәкчеләре һәм белгечләре, климат шартлары буенча көньяк урман-дала зонасына кергән Дүртөйле, Илеш, Шаран, Бакалы, Кушнаренко, Уфа, Кырмыскалы, Авыргазы, Гафури, Ишембай һәм Чакмагыш районнарының хакимият башлыклары, авыл хуҗалыгы бүлеге начальниклары, баш агрономнары һәм инженерлары катнашты. 
Анда шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләре, эре керәстиян-фермер хуҗалыклары һәм КФХ ассоциацияләре җитәкчеләре, Башкортстан дәүләт аграр университеты галимнәре, мәгълүмат-консультация үзәге директорлары, республиканың химияләштерү чаралары, тармакны авыл хуҗалыгы техникасы һәм машиналары белән тәэмин итүче предприятие, оешма, учреждение вәкилләре дә чакырылган иде. Семинар башланыр алдыннан кунаклар район мәдәният йорты фойесында урнаштырылган стендлардагы авыл хуҗалыгы тармагын хезмәтләндерүче төрле фирмаларның реклама-буклетлары, товар үрнәкләре белән таныштылар. 
Язгы кыр эшләренә әзерлек конференциядә көн тәртибенә куелган төп мәсьәлә булды. Киләсе уңышка ныклы нигез салу өчен чәчүне оешкан төстә, бердәм үткәрүгә, агротехник чараларны оптималь срокларда башкаруга бәйле күп  төрле мәсьәләләр буенча әлеге очрашуда эшлекле сөйләшү барды. Тәүдә Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Эрнст Фәрит улы  Исаев кереш сүз белән чыгыш ясап, тармак үсешенә кагылышлы  уй-фикерләрен әйтте.
–Мондый зона агрономик конференцияләр республиканың барлык  төбәкләрендә дә үтәчәк. Авыл хуҗалыгы  белгечләре өчен бүген әйтеләчәк мәгълүматлар, галимнәрнең  тәкъдим-киңәшләре, бәлки, сезнең өчен яңалык та булмас. Әмма  тормыш алга бара, яңа  техника һәм технологияләр елдан-ел күбрәк кертелә, илебезнең азык-төлек иминлеген ышанычлы тәэмин итү өчен аграрийлар алдына тагын да югарырак бурычлар куела.  Килешерсез, басуга чыгар алдыннан мондый очрашу-аралашу, белемнәрне яңарту, тәҗрибә уртаклашу бик тә кирәкле һәм файдалы, – дип башлады ул сүзен һәм республика агросәнәгать комплексының узган елдагы кайбер эш нәтиҗәләренә тукталды. Атап әйткәндә, 2012 елда тармакта җитештерелгән тулай төбәк продукты күләме 101 млрд сумнан арткан, әмма корылык планлаштырылган дәрәҗәгә ирешергә мөмкинлек бирми, ашлык элекке елдагыдан шактый азрак хәзерләнде. Шуңа карамастан, безнең республика терлекчелек өлкәсендә Русиядә лидерлар исәбендә. Мәсәлән, без сөт җитештерү буенча Русиядә икенче урынны алдык. Сыер малы һәм кош ите җитештерү буенча бишенче урынга чыктык. Сөт җитештерү елдан-ел арта, 2011 елга карата үсеш 103 процент тәшкил итә, диде. Мал саны, аерым алганда атлар саны буенча да икенче урында торабыз.
Вице-премьер үзенең чыгышында узган елда тармакны үстерү буенча аеруча уңышлы башкарылган өч өстенлекле юнәлешне атады. Беренчесе – "500 ферма” республика программасын гамәлгә ашыру. Шушы программа кысаларында 70 сөтчелек фермасы яңадан тергезелде, яисә искеләре заманча корылмалары (саву залы, компьютерлаштырылган исәп һәм башкалар) кулланып реконструкцияләнде. Алар арасында безнең районнан Ленин исемендәге кооператив-колхоз да бар. Шулай итеп, фермаларда терлекчеләр өчен яхшы хезмәт шартлары булдырылды. Бу юнәлештәге хәстәрлекләр быел да дәвам итәчәк, биш елда Башкортстанда 500 яңа ферма төзелеп файдалануга тапшырылачак.
Икенче юнәлеш – тармакны модернизацияләү. Бу өлкәдә дә уңай үзгәрешләр сизелерлек. Техника паркы яңара. Соңгы ике елда барлыгы 7 млрд сумлык 6,5 мең берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы, тагылма инвентарь сатып алынды. Бюджет субсидияләренең роле биредә бик зур: дәүләт ярдәме 1,35 млрд сумга җитте.
Агросәнәгать комплексына инвестицияләр кертү өченче юнәлеш булып тора. Узган елда үзләштерелгән средстволар күләме 7 млрд сумнан артты, ягъни 2011 ел белән чагыштырганда 20 процентка күбрәк тәшкил итә. Авыл хуҗалыгына инвесторлар актив җәлеп ителә, егермегә якын эре инвестор проекты гамәлгә ашырылуы бу хакта ачык сөйли. Шуларның берсе – Чакмагышта былтыр файдалануга тапшырылган яңа сөт заводы, аны төзүгә шәхси эшкуар 600 млн сум акча сарыф итте. Кайбер районнарда дуңгызчылык, кошчылык тармаклары үсеш ала, яшелчә үстерү өчен теплицалар төзелә һәм башкалар. "Җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру, продукциянең сыйфатын күтәрү, үзкыйммәтен киметү өчен безгә бик нык тырышырга кирәк әле. 2012 елда Русиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүе зур вакыйга булды. Анда каты көндәшлек шартларында нәтиҗәле хуҗалык итү өчен фән-техника казанышларын, алдынгы технологияләрне һәм тәҗрибәне практикага кыю кертергә кирәк”, – диде чыгыш ясаучы. Ул тармакта ирешелгәннәр белән бергә хәл ителәсе проблемаларны да атады. Мәсәлән, сарыкчылык тармагының артта калуы борчылу тудыра. Продукцияне хәзерләү һәм сату системасын тергезү таләп ителә. Премьер-министрның фикеренчә, соңгы ике елда сарык, кәҗә асрауны дәртләндерүче республика программаларының эшли башлавы бу кимчелекне бетерүгә ярдәм итәчәк. Керәстиян-фермер хуҗалыкларын үстерүгә, авыл хуҗалыгында үз эшен яңа башлаучыларга атап булдырылган махсус программалар кабул ителү дә үзенең уңай нәтиҗәсен бирми калмас. Игенчелек тармагында туфракның уңдырышлылыгын күтәрергә,күпьеллык үләннәр һәм көтүлек җирләрен яңартырга, элита орлыкларын хәзерләүне, кукуруз һәм кузаклы культуралар мәйданын арттырырга кирәк һәм башкалар. Чыгышының ахырында Эрнст Фәрит улы ел әйләнәсенә тынгысыз керәстиян мәшәкатьләре белән яшәүче авыл эшчәннәренә җаваплы һәм игелекле хезмәтләрендә зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, имин тормыш теләде. Язның бер көне елны тудыра, бүген тырышсак, көз икмәкле-ризыклы булырбыз, диде.
Сүз Чакмагыш районы муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыповка бирелде. Ул 2012 хуҗалык елының кайбер йомгаклары, районда язгы кыр эшләренә әзерлек барышы белән кыскача таныштырып үтте. 
БР авыл хуҗалыгы министры Николай Анатольевич Коваленко бүген республика аграрийлары алдында торган тәгаен бурычларны җиткерде. 
– Быел һава шартлары уңай килә. Башкортстанда яшәүче һәр кешегә берәр тонна исәбеннән ашлык җитештерү бурычы тора. Әгәр үткән корылыклы елда 1,8 млн тонна ашлык җитештерелсә, агымдагы елда 3,5 млн тоннага җиткерү максат итеп куела, – диде ул. Мал азыгы хәзерләү буенча да планнар зурдан: һәр шартлы малга исәпләгәндә 42 центнер азык берәмлеге хәзерләргә кирәк. Бу исә терлекчелек продукциясен тотрыклы җитештерү белән бергә, запас азык хәзерләү мөмкинлеге дә бирә. Нәкъ менә элекке елда азык запасын мул итеп туплап калу нәтиҗәсендә быел маллар уңышлы кышлатыла да инде, дип ассызыклады министр.
Язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләренә тукталып, хәзерге техника паркы, матди база белән чәчүне оптималь срокларда – 15-17 көндә тәмамларга мөмкинлек бирә, диде ул. Моңа ирешү өчен чәчүдә катнашачак барлык техниканы, авыл хуҗалыгы машиналарын кыска вакыт  эчендә һәм яхшы сыйфатлы итеп ремонтлап-көйләп бетерергә, басуда аларның ышанычлы эшләвен тәэмин итәргә кирәк. Алда зур бурычлар тора, әмма ул үтәлерлек.
Министрның әйтүенчә, быел авыл хуҗалыгына дәүләт  ярдәме тагын да зур булачак. Кыр эшләрен башкаруга 880 млн сум акча бүленәчәк. Май аена кадәр федераль һәм  республика бюджетыннан 1,5 млрд сумга якын акча  бирү планлаштырыла (элекке елда бу сан өчтән бергә кимрәк иде).
Аннары сүз БР табигатьне саклау һәм экология министры урынбасары Ольга Николаевна Лаздинага бирелде. Ул республикада язгы ташкынны үткәрүгә әзерлек барышы турында сөйләде. Башкортстанда гидротехник корылмалар күп, әмма аларның бер өлеше халык хуҗалыгына, кешеләр иминлегенә куркыныч янап тора. Алар арасында безнең районда да бер гидрокорылманың булуын әйтеп үтте.
БР авыл хуҗалыгы министры урынбасарлары – Владимир Николаевич Незнанов 2013 елгы  язгы кыр эшләре стратегиясе һәм тактикасы, Фларис Рифкать улы Шәйхетдинов техника белән тәэмин ителү  һәм аларның әзерлеге, Рамил Рәмзил улы Нуриәхмәтов язгы чәчүне уңышлы аткарып чыгу өчен күрсәтеләчәк дәүләт ярдәме чаралары турында бәян иттеләр. "Гостехнадзор”ның Башкортстандагы инспекциясе начальнигы Илдар Сәгыйть  улы Галимов техник тикшерү нәтиҗәләренә тукталды.
Язгы кыр эшләрен  кредитлау шартлары белән  "Россельхозбанк” ачык акционерлар җәмгыятенең Башкортстандагы бүлеге директоры Ирек Радик улы Мөхәммәтдинов белән Русия Саклык банкының Чакмагыштагы бүлеге управляющие Дамир Фәнил улы Низамов таныштырды. "Гидрометцентр”ның Башкортстандагы  идарәлеге начальнигы  Анна Константиновна Козаева алдагы көннәргә  һава торышын фаразлады.
Аннары берничә районның иң яхшы яшь белгечләренә бүләкләр тапшырылды. Алар арасында безнең районның "Заря” кооперативы баш аграномы Азат Фидрат улы Гайсин да бар иде. Ул БР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы һәм кул сәгате белән бүләкләнде.
Сүз галимнәргә бирелә. Авыл хуҗалыгы культураларын игүнең үзенчәлекләре белән Башкортстан дәүләт аграр университетының агрохимия, үсемлекләрне саклау һәм агроэкология кафедрасы мөдире Радик Рәзил улы Гайфуллин таныштырып үтте. Шушы ук уку йортының үсемлекчелек, мал азыгы хәзерләү һәм яшелчә-җимеш үстерү кафедрасы доценты Игорь Юрьевич Кузнецов мал азыгы культураларын җитештерүнең төп үсеш юнәлешләре турында уй-фикерләрен әйтте. "Госсорткомиссия” федераль дәүләт учреждениесенең Башкортстандагы филиалы начальнигы Иван Петрович Леонтьев авыл хуҗалыгы культураларын республиканың зона үзенчәлекләренә карап сайлап алу  үзенчәлекләре хакында сөйләде. "Ишембай” агрохимик хезмәте станциясе директоры Закир Ишбулды  улы Исмәгыйлев чыгышын минераль һәм органик ашламалар кертүне планлаштыруга һәм куллануга багышлады. "Россельхозцентр”ның Башкортстандагы филиалы җитәкчесе Рөстәм Солтангәрәй улы Кирәев агымдагы елга фитосанитар фаразлавын ишеттерде. Башкортстан дәүләт аграр университетының машина-трактор паркын һәм  автомобильләрне файдалану кафедрасы доценты Илдар Данил улы Гафуровның "Авыл хуҗалыгында механикалаштырылган эшләрне һәм йөк ташуны гамәлгә ашырганда спутник мониторингы” дип исемләнгән фәһемле докладын да залда утыручылар кызыксынып тыңладылар. Чыгыш ясаучылар сорауларга җавап бирделәр. Аларның сөйләгәннәре экранда диаграммалар, фоторәсемнәр, саннар һәм язмалар белән тулыландырылып барылды.
Конференциянең практик өлеше "Базы” авыл хуҗалыгы кооперативында дәвам итте. Юмаш бригадасы ындыр табагы ихатасында язгы кыр эшләрендә катнашачак төрле маркадагы заман техникасы, чәчкечләр, культиваторлар, тырмалар һәм башка авыл хуҗалыгы машиналары төзелеп куелган иде. Алар техник яктан тикшерү үткән, ремонтланып-көйләнелгән, бүгеннән басуга чыгарга әзерлек хәлендә. БР Авыл хуҗалыгы министрлыгының агросәнәгать комплексы тармакларында механикалаштыру, электрлаштыру һәм хезмәтне саклау бүлеге начальнигы Павел Августович Иофинов "Базы” кооперативы мисалында авыл хуҗалыгы машиналарын язгы чәчүгә әзерләү, төп көйләү эшләре хакында җентекләп сөйләде. Шушы ук министрлыкның прогрессив технологияләр, үсемлекчелек һәм мелиорация бүлеге начальнигы Артур Хисмәтулла улы Нугуманов ашлык складында бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар орлыгын чәчүгә әзерләү, орлык материалын агулауны оештыру тәртибен аңлатты. Агрегат практик эштә сынап каралды.
Ындыр табагы ихатасында шулай ук республиканың төрле фирмаларыннан китерелгән авыл хуҗалыгы машиналарын диагностикалау, ремонтлау, көйләү приборлары һәм җиһазлары күрсәтелде. Фирма вәкилләре үзләренең товарлары һәм хезмәтләре белән таныштырдылар.
Соңыннан министр Н.А.Коваленко киңәшмәгә йомгак ясады. Семинарда әйтелгәннәр, яңалыклар, файдалы тәкъдим-киңәшләр, үзара очрашып фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу эзсез калмас, язгы кыр эшләрен уңышлы аткарып чыгуда ярдәм итәр, дигән өмет-ышаныч белдерде һәм очрашуда катнашучыларга изге теләкләрен җиткерде, ә агрономик конференцияне яхшы әзерлек белән һәм оешкан төстә үткәрүгә күп көч салган чакмагышлыларга, "Базы” кооперативы әгъзаларына, хуҗалык җитәкчесе Вадим Васильевич Соколовка зур рәхмәт әйтте.
Рәшит Вахитов.
Рәсемнәрдә: конференциядән күренешләр.
Автор фотолары.

Просмотров: 707 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Март 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск