– «Балаларны сәламәтләндерү һәм аларның җәйге ялын оештыру” дип аталган программаны тормышка ашыру максатыннан " Башкортстан Республикасы балалары” дип аталган Президент программасы кысаларында район хакимиятендә, мәгариф бүлегендә 2013 елда барлык мәгариф учреждениеләрендә балаларның ялын һәм сәламәтлеген ныгытуны оештыруга зур игътибар бирелде. Җәйге чордагы чараларны алдан күзалласаң гына нәтиҗәле эшкә ирешергә мөмкин. Районда 2012-2017 елларга "Бала-ларның системалы ялын һәм сәламәтлеген ныгыту” дип исемләнгән муниципаль максатлы программа кабул ителгән. Шушы программа нигезендә хакимият башлыгы тарафыннан карар кабул ителде һәм комиссия составы расланды. Комиссия әгъзалары көндезге лагерьларның балаларны кабул итүгә әзерлеген тикшерә баш
лады. Аларны азык-төлек белән тәэмин итүчеләр билгеләнде, витаминга бай меню төзелде. Быел шундый лагерьларны 17 мәгариф учреждениесендә оештыру күз уңында тотыла, кызыклы программалар төзелә. Республика бюджетыннан 5 млн. 131мең сум акча бүленгән. Ятим һәм опекага алынган балаларның сәламәтлеген ныгытуга 674100 сум акча тотынылачак. 140 балага мәшгульлек үзәге аша эш билгеләнәчәк, хезмәт хакы түләнәчәк. График тәртибендә мәктәп яны участогында эшләүче балалар арасында сәламәт тормыш рәвеше алып бару турында тәрбия сәгатьләре үтәчәк. Алар белән эшләү өчен аерым план төзелә. Җәйгә шәһәрдән туганнарына кайткан балаларны да игътибардан читтә калдыр-маячаклар. Яшьләр эше буенча белгечләр 15 мәйданда 450 ләп бала белән эш оештырачаклар.
Районда озак еллар инде "Почтовик-Кояшкай” һәм "Акчарлак” лагерьлары эшли. "Почтовик-Кояшкай” өч заездда 70әр бала кабул итсә, "Акчарлак” лагеры һәр өч агымда 120шәр бала кабул итәчәк. Әле корпусларны яңарту, территорияләрне төзекләндерү эшләре бара. Ике лагерьда да Роспотребнодзор таләпләре үтәләчәк. Райондагы ял һәм сәламәтләндерү лагерьларының ишекләре барлык балалар өчен дә ачык. Шул ук вакытта ятимнәргә, күп балалы, опекун гаиләләрдә тәрбияләнүчеләргә берникадәр өстенлек бирелә. Балаларның көндезге ялын оештыру үзәкләре кадрлар белән тәэмин ителгән. "Акчарлак” һәм "Почтовик-Кояшкай” лагерьлары Кушнаренко педагогия колледжы белән килешү төзегән һәм кадрлар белән тулысынча тәэмин ителәчәк. Ә алар исә конкурс нигезендә сайлап алына. Моннан тыш, 250 бала аз чыгымнар тотынылып оештырылган ял формасына җәлеп ителәчәк.
Айгөл Миргазова язып алды.