Хөрмәтле Риф Сәгъдәтулла улы! Республика көне – Башкортстан Республикасы Дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителүнең 21нче еллыгын бәйрәм итү уңаеннан чын йөрәктән котлауларымны кабул итеп алыгыз! Бу чын-чыннан тарихи вакыйга Башкортстанның барлык өлкәләрдә тотрыклы үсеш һәм динамикалы прогресс төп реформалар юлыннан ышанычлы алга баруын тәэмин итте, күп елларга үсеш перспективаларын һәм өстенлекләрен билгеләде.
Сезгә ныклы сәламәтлек, зур бәхет, иминлек, туган Башкортстан һәм бөтен Русия Федерациясе хакына нәтиҗәле хезмәт телим! Хөрмәт белән,Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы –Корылтай рәисе Константин Толкачев.
|