Иртәгә – Социаль хезмәткәрләр көне
Социаль хезмәткәрләр җәмгыятебездә гаять зур, мөһим эшләр башкара, янәшәдә яшәүче төрле катлам вәкилләре тормышын җиңеләйтүдә, яшәү шартларын булдыруга күп көч сала. Аз тәэмин ителгән гаиләләргә, ветераннарга, инвалидларга һәм башка категория кешеләренә, һәр көнне бәйләнештә булып, якыннан торып, законда билгеләнгән тәртиптә социаль реабилитацияләү чаралары күрәләр, ярдәмгә мохтаҗларның бер генә үтенеч-мөрәҗәгатен дә игътибарсыз калдырмыйлар. Төрле пособиеләр, субси-дияләр һәм башка түләүләр аларга вакытында барып җитсен өчен тырышалар.
Ярдәмгә, игътибарга мохтаҗ, язмыш сынауларына дучар булган кешеләргә һәрвакыт ярдәмгә әзер торучы үз эшенең чын осталары, киң күңелле, шәфкатьле, сабыр, түземле, тынгысыз изге һөнәр ияләре – социаль хезмәткәрләрне, шулай ук бу өлкәдә эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераннарын чын күңелдән һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм, һәркайсыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, имин, тыныч тормыш телим!
Риф Йосыпов,
муниципаль район хакимияте башлыгы.
|