Митрә-Әюптә җанлану сизелә Муниципаль район хакимияте башлыгы кул куйган карарга ярашлы, авыл биләмәләрендәге чираттагы хакимият көне 3 ноябрьдә Митрә-Әюп авылы мәдәният йортында үтте. Аның эшендә муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов һәм аның урынбасарлары, районда эш җәелдергән оешма-учреждениеләр җитәкчеләре, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә катнашты.
|