Башкортстан Президенты карарын үтәү максатында агымдагы елның 28 мартында 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр вакытта республика биләмәләрендәге барлык үзәкләштерелгән халыкка хәбәр итү системасына караган төбәк системасының эше тикшерелә. Шушы вакытта гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта халыкка электр сиренасы һәм радио һәм телевизион тапшырулар каналлары аша: "Игътибар! Чакмагыш районының хөрмәтле кешеләре һәм кунаклар, хәбәр итү системасын техник яктан тикшерү бара. Тәртип һәм тынычлык саклавыгызны сорыйбыз”, дигән сүзләр яңгыраячак. Руслан Шәйхмурзин, Чакмагыш районы буенча гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча баш белгеч.
|