Воскресенье, 28.04.2024, 23:06

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Март » 28 » Ашланган җир аш бирер
07:13
Ашланган җир аш бирер
Узган атнада безнең районда үткән республика төбәк  агрономик конференциясендә "Ишембай” агрохимик хезмәте станциясе директоры Закир Исмәгыйлев минераль һәм органик ашламаларны кертүгә кагылышлы чыгыш ясаганда җирнең уңдырышлылыгы елдан-ел кимүенә борчылу белдергән иде. Әгәр бер гасыр элек туфракта гумус катламы 10-12 процент булса, әлеге вакытта ул 6-7 процент кына тәшкил итә, шуңа күрә уңышны да азрак бирә, без бүген киләчәк буын икмәген ашыйбыз, диде ул үзенең докладында. Ашланган җир генә аш бирер, дигән халык әйтемен искә төшереп, агроном-белгеч басуларга органик ашламалар кертүнең файдасы турында тәгаен дәлилләр китереп сөйләде. Сөйләгәнен саннар белән дәлилләде. Аеруча тирес кертү нык файда китерә, уңышны сизелерлек арттыра. Саламны ваклап кертүнең өстенлекләре турында да әйтте. Хәтта корылыклы елда да тирес, салам белән ашланган җир уңышны шактый күтәрә. Тикшеренү-тәҗрибәләр күрсәткәнчә, андый басуларда уңыш ашлама бөтенләй кертелмәгәнгә караганда  сизелерлек югары. Әгәр төрле культуралар буенча аерма гектарына уртача 15-20 центнер булса, бөртекле культураларда ул тагын да югарырак. Һәр басуның үзенчәлекләрен искә алып, ягъни туфракның составын тикшереп тулы агрохимик анализ үткәргәннән соң фәнни нигезләнгән нормада дөрес итеп органик һәм минераль ашламалар кертү, әче туфракны известьләү, сидераль, пар җирләрдән файдалану, ашламаны локаль ысул белән кертү һ.б. турында да галим тәфсилләп сөйләде.
Туфракның уңдырышлылыгын күтәрү буенча яхшы эшләгән республиканың берничә районы арасында тәүгеләрдән булып безнең районны да атады Закир Ишбулды улы. Узган елда, мәсәлән, республика буенча һәр гектар чәчүлек мәйданына уртача 24 килограмм тәэсир итүче матдә кертелгән булса, безнең районда бу күрсәткеч 47 килограмм тәшкил итә. Киләсе ел уңышы турында хәстәрлек быел да төп үзәгендә. Район агрохимигы Таһир Хәбировның әйтүенә караганда, ел башыннан алып әлеге көнгәчә республикабызның Салават, Мәләвез һәм Русиянең Череповец шәһәрләре заводларыннан барлыгы 3072 тонна карбамид, катлаулы ашлама, аммиак селитрасы кайтарылды. Аерым алганда, "Базы” кооперативында бу эш аеруча әйбәт оештырылды, биредә ел башыннан бирле барлыгы 2000 тоннадан артык минераль ашлама тупланды. "Заря” да ул – 462, "Герой” кооперативында – 359, җаваплылыгы чикләнгән "Байбулат” җәмгыятендә 250 тонна ашлама ташылды. Әлеге вакытта башка хуҗалыклар да бу мөһим эшне соңга калдырмаска тырышалар, язгы чәчү башланганчы ташып калу хәстәрлеге күрәләр.
Рәшит Вахитов.

Просмотров: 647 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Март 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск