Шимбә, 8 октябрьдә, районыбызда Республика һәм Укытучылар көне бәйрәмнәре «Бердәм Русия» партиясе көне чаралары белән үрелеп барды Бәйрәм тантаналары кысаларында район мәдәният йорты янындагы мәйданда ярминкә оештырылды. Күмәк, фермер, ярдәмче шәхси хуҗалыклардан hәм район үзәге предприятиеләреннән җыелган – сатуга товар алып килгән җиңел hәм йөк автомашиналары (алар 70кә якын берәмлек исәпләнде) тигез рәтләргә аллы-артлы тезелде. Ярминкә гөрләп торды.
|