Чыгыш ясаучы яуланган җиңүләр, башкарылган эшләр турында сөйләгәндә кулдан ычкындырылган мөмкинлекләргә, файдаланылмаган резервларга тукталды, алдагы хуҗалык елына билгеләнгәннәр хакында да әйтеп үтте. Сүзен йомгак-лап, авыр һәм тынгысыз, әмма бик тә кирәкле, мактаулы хезмәт башкарган районыбызның барлык авыл хуҗалыгы эшчәннәренә яңа уңышлар, сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, имин тормыш теләде.
Муниципаль район хакимиятенең мәгълүмат-консультацияләр бирү үзәге баш белгече Илдар Фәһим улы Галләмов агымдагы елга билгеләнгән тәгаен бурычлар – җитештерү-финанс планы проекты белән таныштырды. Шушы ук үзәк директоры Ирек Мидхәт улы Тангатаров авыл хуҗалыгы һәм хезмәтләндерү предприятиеләрен берләштергән "Агро” ассоциациясенең 2013 хуҗалык елындагы эшчәнлеге турында хисап тотты. Җыелышта катнашучылар көн тәртибенә куелган шушы өч мәсьәлә буенча да карар кабул иттеләр.
Просмотров:
846
|
Добавил:
bikmiew
|
Дата:
20.02.2014
|