Понедельник, 29.04.2024, 16:18

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Февраль » 20 » Чын күңел бирсәң хезмәткә, күмелерсең дан-хөрмәткә
07:38
Чын күңел бирсәң хезмәткә, күмелерсең дан-хөрмәткә
Елны барлаганда
Районыбыз республиканың агросәнәгать комплексында лидерлар исәбендә тора. Узган ел нәтиҗәләре буенча безнең район Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең "Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен” Дипломы белән бүләкләнде.
Чыгыш ясаучы яуланган җиңүләр, башкарылган эшләр турында сөйләгәндә кулдан ычкындырылган мөмкинлекләргә, файдаланылмаган резервларга тукталды, алдагы хуҗалык елына билгеләнгәннәр хакында да әйтеп  үтте. Сүзен йомгак-лап, авыр һәм тынгысыз, әмма бик тә кирәкле, мактаулы хезмәт башкарган районыбызның барлык авыл хуҗалыгы эшчәннәренә яңа уңышлар, сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, имин тормыш теләде. 
Муниципаль район хакимиятенең мәгълүмат-консультацияләр бирү үзәге баш белгече Илдар Фәһим улы Галләмов агымдагы елга билгеләнгән тәгаен бурычлар – җитештерү-финанс планы проекты белән таныштырды. Шушы ук үзәк директоры Ирек Мидхәт улы Тангатаров авыл хуҗалыгы һәм хезмәтләндерү предприятиеләрен берләштергән "Агро” ассоциациясенең 2013 хуҗалык елындагы эшчәнлеге турында хисап тотты. Җыелышта катнашучылар көн тәртибенә куелган шушы өч мәсьәлә буенча да  карар кабул иттеләр.
Сүз шәрәфле кунакка – Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Раил Шәриф улы Афзаловка бирелде. Ул республика агросәнәгать комплексының ил  күләмендә тоткан зур урынын билгеләп үтте. 2013 елда Башкортстанда авыл хуҗалыгы продукциясенең еллык  тулай продукциясе күләме 117 млрд.сум тәшкил итте, ягъни 2012 ел дәрәҗәсеннән 9,5 процентка артык.  Ашлык 2,2 млн. тонна җитештерелде. Бу корылыклы 2012 ел уңышыннан 400 мең тоннага күбрәк. Шикәр чөгендере уңды, төбәктә рекордлы уңыш – 1,8 миллион тонна җыеп алынды. Көнбагыштан да әйбәт уңыш үстерелде. Терлекчелектә дә уңышларыбыз бар. "Республикабызның авыл хуҗалыгын үстерүгә сез зур өлеш кертәсез. Бу хакта 2013 елгы эш күрсәткечләрегез ачык сөйләп тора. Катлаулы шартларда югары нәтиҗәләргә ирештегез. Бу сокланырлык казанышлар сезнең оста җитәкчелек итүегездән, авыл эшчәннәренең ел әйләнәсенә зур тырышлык салып бердәм  эшләвеннән җыела. Чакмагыш районы тотрыклы үсеш юлында. "Базы” кооперативы, "Герой” кооператив-колхозы алда бара. Гомумән, сездә начар хуҗалыклар юк, башкалар да бер дәрәҗәдә баралар. Менә бүген дә алга янә зур максатлар билгеләдегез. Фидакарь хезмәтегез өчен барыгызга да зур рәхмәт!” – диде һәм узган елда ирешкән казанышлары һәм намуслы хезмәтләре өчен бер төркем ярыш алдынгыларына Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамоталарын тапшырды, эшсөяр, булдыклы, тырыш чакмагышлыларга матур теләкләр теләде. 
Аннары муниципаль  район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов чыгыш ясады. Узган елда авыл хуҗалыгында ирешелгәннәр төп докладта җентекләп чагылдырылуын, эшкә төпле анализ ясалуын билгеләп үткәннән соң, бу тармакны киләчәктә тагын да үстерү, яңа үрләр яулау буенча алда зур эшләр торуын әйтте. "Авыл хуҗалыгы елдан-ел үсеш ала, тармакка инвестицияләрдән техник модернизацияләү дәвам итә, заманча техника кулланыла, яңа технологияләр, эш алымнары кертелә. Күрше районнар  да артта калмаска тырыша. Мондый шартларда без үз позициябезне саклап калырга тиешбез. Уңышлы җирләребез, әзерлекле кадрларыбыз бар.
 "Кадрлар барысын да хәл итә”  дигән элекке лозунг бүген да актуаль. Без Башкортстан аграр университеты белән берлектә эш алып барабыз, анда укыган егет һәм кызларыбыз белән тыгыз бәйләнештә торабыз. Районга эшкә кайткан яшь белгечләргә тиешле эш шартлары булдырырга тырышабыз”, – диде Риф Сәгъдәтулла улы  һәм, чыгышын тәмамлагач, үткән елда хезмәттә аеруча зур уңышларга ирешкән  бер төркем ярыш алдынгыларын муниципаль  район хакимиятенең Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Язмышын туган җиргә бәйләгән, тырыш хезмәтләре белән районыбызны данлап, илнең  киләчәген хәстәрләп яшәүче райондашларына  фидакарьлекләре өчен рәхмәт әйтеп, иң изге теләкләрен җиткерде, агымдагы елда да уңышлар теләде. 
Ихлас рәхмәт сүзләрен шулай ук БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты, "Базы” авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Вадим Васильевич Соколов белән парламент депутаты Наил Җәүдәт улы Баһаветдиновның ярдәмчесе Фаил Заһит улы Хәмидуллин да әйтеп, узган елда югары нәтиҗәләргә ирешкән бер төркем хезмәт алдынгыларына Мактау грамоталары һәм акчалата бүләкләр тапшырдылар. 
Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренең район оешмасы җитәкчесе Алмаз Венер улы  Камалов узган елда төрле тармакларда эшләүче һәм ярышта җиңү яулаган бик күп механизаторлар, терлекчеләр, белгечләр һәм  җитәкчеләрнең исемнәрен атады. Ригат Хаҗиев аларның һәркайсына, кулын кысып, игелекле хезмәт салган өчен рәхмәт әйтте һәм ярыш шартларына  ярашлы акчалата премияләр тапшырды.
Арытаба агымдагы хуҗалык елына ярыш шартлары тикшерелде. Бу мәсьәлә  буенча Алмаз Камалов чыгыш ясады. Җыелышта катнашучылар, кертелгән өстәмәләрне дә исәпкә алып, бердәм карар кабул иттеләр.
Җыелышта катнашучылар  агымдагы елда да район агросәнәгать комплексының тотрыклы үсешен тәэмин итеп, җитештерү һәм социаль өлкәләрдә яңа уңышларга ирешергә һәм шул рәвешле республика һәм  ил икътисадын үстерүгә лаеклы өлеш кертергә карар иттеләр.
Рәшит Вахитов.
Гөлнур Хәлиуллина фотосы.
(Ахыры.Башы 19 санда)


Просмотров: 801 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Февраль 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
2425262728
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск