|
|
|
|
Главная » 2014 » Февраль » 03
Күмәк хуҗалыкларда хисап җыелышлары "Герой” кооператив-колхозының финанс-икътисадый күрсәткечләре елдан-ел яхшыра бара. Алар моңа ничек ирешәләр, узган хуҗалык елы ничек тәмамланды, киләчәккә планнар нинди – шушы һәм башка көнүзәк мәсьәләләр 29 гыйнварда үткәрелгән кооператив-колхозның гомум җыелышында тикшерелде. Тәүдә идарә рәисе Фәргать Фәрит улы Ваһапов үткән елда башкарылганнарны барлап чыгыш ясады, хуҗалык эшчән-легенә кагылышлы бик күп саннар, мисаллар китерде. Җентекләп ясалган анализдан күренүенчә, кооператив-колхоз елны уңышлы тәмамлады. Нәтиҗәле хуҗалык итүнең төп күрсәткече булган җитештерү рентабельлеге хуҗалык буенча 33,4 процент тәшкил итте. Игенчелек тармагында ул 4,4, терлекчелектә 56 процент тәшкил итә. Сөт җитештерүдәге күрсәткечләр (уртача савым 7678 килограмм – район буенча иң яхшысы) аеруча югары – 82 процент. Бу тармактан алынган чиста табыш 35,1 млн сумга җитте. Игенчелектә исә ул 1,2 млн сум булды. Әле амбарда зур күләмдә реализацияләнмәгән ашлыкның саклануын исәпкә алганда, басучылык тармагында рентабельлелек шактый югары булачагы аңлашыла. Былтыр бөртекле-кузаклы культураларның тулай җыемы – 81477, шикәр чөгендеренеке 50950 центнерга җитте. Ягъни элекке ел белән чагыштырганда үсеш 225,5 һәм 215,5 процент т
...
" Читать дальше "
Просмотров: 710 |
Добавил: bikmiew |
Дата: 03.02.2014
|
|
|
|
|
Copyright MyCorp © 2024 |
|
|
|