|
|
|
|
Главная » 2014 » Февраль » 11
Ведомствоара киңәшмә утырышларындаАгымдагы елның 7 февралендә балигъ булмаган үсмерләр эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия утырышында сабыйларын тиешенчә тәрбияләү урынына шәхси тормышын хәстәрләп йөрүче хәсрәт ана белән яшәеш кануннарын үтәүдән читләшүче, җәмгыять тормышына авыр яраклашучы үсмер кыз һәм егетләрнең тәртибе, аларга төрле яклы ярдәм күрсәтү мәсьәләләре каралды. Утырышны комиссия рәисе – муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Фотеевич Крюков алып барды. Көн тәртибенә чыгарылган беренче мәсьәлә район үзәгендә яшәүче Г. ханымның тәртибенә кагылышлы булды. Тормышыбызны ямьләр өчен яратылган гүзәл затларның җәмгыять кануннарына сыймый торган кылыкларын күрү яки бу хакта ишетү генә дә авыр. Бигрәк тә андый ханымнар киләчәгебез нигезе буласы сабыйларны "тәрбияләүче” аналар булса аянычлы. Г. ханым да бүген беркайда да эшләмичә, ире хәстәрлеге исәбенә яшәүчеләрдән. Гаилә башлыгы кайтарганны әрәм-шәрәм итмичә, тормышны матурлау өчен акча сарыф итүнең бер зыяны да юк. Ә менә арып-талып эштән кайтып кергән ирне кадер-хөрмәт белән каршылау урынына ахирәтләр белән хәмерле табында кәеф-сафа кору беркемгә дә ошамый, билгеле. Шул аркада килеп чыккан гауга участок уполномоченныен, дежур наряд чакыруга сәбәп булган. Бу гаиләдә мондый ызгышулар бер генә тапк
...
" Читать дальше "
Просмотров:
713
|
Добавил:
bikmiew
|
Дата:
11.02.2014
|
| |
|
|
Copyright MyCorp © 2025 |
|
|
|