Понедельник, 29.04.2024, 19:07

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Февраль » 11 » Балалар уңайлы шартларда үссен
10:03
Балалар уңайлы шартларда үссен
Ведомствоара киңәшмә утырышларында
Агымдагы елның 7 февралендә балигъ булмаган үсмерләр эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия утырышында сабыйларын тиешенчә тәрбияләү урынына шәхси тормышын хәстәрләп йөрүче хәсрәт ана белән яшәеш кануннарын үтәүдән читләшүче, җәмгыять тормышына авыр яраклашучы үсмер кыз һәм егетләрнең тәртибе, аларга төрле яклы ярдәм күрсәтү мәсьәләләре каралды. Утырышны комиссия рәисе – муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Фотеевич Крюков алып барды.
Көн тәртибенә чыгарылган беренче мәсьәлә район үзәгендә яшәүче Г. ханымның тәртибенә кагылышлы булды. Тормышыбызны ямьләр өчен яратылган гүзәл затларның җәмгыять кануннарына сыймый торган кылыкларын күрү яки бу хакта ишетү генә дә авыр. Бигрәк тә андый ханымнар киләчәгебез нигезе буласы сабыйларны "тәрбияләүче” аналар булса аянычлы. Г. ханым да бүген беркайда да эшләмичә, ире хәстәрлеге исәбенә яшәүчеләрдән.
Гаилә башлыгы кайтарганны әрәм-шәрәм итмичә, тормышны матурлау өчен акча сарыф итүнең бер зыяны да юк. Ә менә арып-талып эштән кайтып кергән ирне кадер-хөрмәт белән каршылау урынына ахирәтләр белән хәмерле табында кәеф-сафа кору беркемгә дә ошамый, билгеле. Шул аркада килеп чыккан гауга участок уполномоченныен, дежур наряд чакыруга сәбәп булган. Бу гаиләдә мондый ызгышулар бер генә тапкыр да түгел икән инде.
Комиссия алдында гаепле ханым акланып, гауга сәбәбен иренә сылтарга маташты. Ләкин гүзәл затның хәмер кулланмавы очрагында андый күңелсез хәлләр азрак булуы ихтималлыгы  һәркемгә мәгълүм. Комиссия әгъзалары да, әлеге ханымның тәртибен үзгәртергә мөмкинлек биреп, бу юлы административ штраф түләтү белән калырга һәм комиссиягә махсус исәпкә куярга карар белән чикләнделәр. Күрсәтелгән ышанычны акламаса, Г. ханым ана хокукыннан мәхрүм ителәчәге турында да ныклап искәртелде.
Ике үсмер егетнең, яшьләре унҗидедән узса да, һаман Русия гражданы паспортларына ия булмаулары ачыкланган. Сәбәпләрен күрсәтеп, төрлечә акланып карасалар да, аларга якын көннәрдә төп документка ия булырга кушылды, закон таләпләренә ярашлы административ штраф салынды.
Ә менә өченче үсмер – Югары Яркәйдә укып йөрүче кыз бала паспортын югалткан булган. Аңа да игътибарлы һәм сак булырга, паспорт югалтуның төрле хәлләргә китерергә мөмкин булуы турында аңлатылды һәм кисәтү ясалды. Төп документын үсмер кыз  яңартып өлгергән дә инде.
Нефтекама шәһәрендә һөнәри лицейда белем алучы тагын бер егетебез зуррак хилафлык кылган – төнлә аны исерек хәлдә полиция бүлегенә китергәннәр. Бу җәһәттән кылыгын үсмер дус егетенең фатирында туган көн үткәргәндә яшьләр арасында ыгы-зыгы килеп чыгу, күршеләрнең полиция чакыртуы, барысы белән бергә аны да полиция бүлегенә алып барып йөртүләре белән аңлатты. Лицей җитәкчелеге уңай характеристика бирсә дә, беренче курстан ук мондый шау-шуга эләгүнең начар бетү ихтималлыгын аңлатып, егеткә административ штраф салынды һәм ул махсус исәпкә алынды.
Кушнаренко районыннан коллегалар җибәргән тәкъдим безнең районга күченеп кайткан гаиләгә кагылышлы булды. Тулы булмаган гаиләдә (ире вафат) тәрбияләнүче игезәк балалар белән тулы аңлашу таба алмаган анага психолог һәм педагог ярдәме таләп ителә. Бу гаилә шушы көннән исәпкә алынды һәм комиссия әгъзалары һәр көнне аны күз уңыннан ычкындырмаячак. Арытаба да үсеп килүче яшь буын мәнфәгатьләрен һәм хокукларын саклау көнүзәк мәсьәлә булып калачак.

Просмотров: 675 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Февраль 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
2425262728
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск