Понедельник, 29.04.2024, 17:04

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Февраль » 3 » Эшлиләр җиңне сызганып, яшиләр муллыкка шатланып
10:03
Эшлиләр җиңне сызганып, яшиләр муллыкка шатланып
Күмәк хуҗалыкларда хисап җыелышлары
"Герой” кооператив-колхозының финанс-икътисадый күрсәткечләре елдан-ел яхшыра  бара. Алар моңа ничек ирешәләр, узган хуҗалык елы ничек тәмамланды, киләчәккә планнар нинди – шушы һәм башка көнүзәк мәсьәләләр 29 гыйнварда үткәрелгән кооператив-колхозның гомум җыелышында тикшерелде.
Тәүдә идарә рәисе Фәргать Фәрит улы Ваһапов үткән елда башкарылганнарны барлап чыгыш ясады, хуҗалык эшчән-легенә кагылышлы бик күп саннар, мисаллар китерде. Җентекләп ясалган анализдан күренүенчә, кооператив-колхоз елны уңышлы тәмамлады. Нәтиҗәле хуҗалык итүнең төп күрсәткече булган җитештерү рентабельлеге хуҗалык буенча 33,4 процент тәшкил итте. Игенчелек тармагында ул 4,4, терлекчелектә 56 процент тәшкил итә. Сөт җитештерүдәге күрсәткечләр (уртача савым  7678  килограмм – район буенча иң яхшысы)  аеруча югары – 82 процент. Бу тармактан алынган чиста табыш 35,1 млн сумга җитте. Игенчелектә исә ул 1,2 млн сум булды. Әле амбарда зур күләмдә реализацияләнмәгән ашлыкның саклануын исәпкә алганда, басучылык тармагында рентабельлелек шактый югары булачагы аңлашыла. Былтыр бөртекле-кузаклы культураларның тулай җыемы – 81477, шикәр чөгендеренеке 50950 центнерга җитте. Ягъни элекке ел белән чагыштырганда үсеш 225,5 һәм 215,5 процент тәшкил итте. Бу культураларның һәр гектардан уртача төшеме 34,7 һәм 509,5 центнер. Бу да районда иң яхшы күрсәткечләрнең берсе булып исәпләнә.
Әлеге коры саннар артында 154 кешедән торган коллективның ел әйләнәсенә салынган гаять зур тырышлыгы, һәр көнне иртә таңнан алып кичкә кадәр дәвам иткән тынгысыз һәм авыр хезмәте тора. Зур планнар корып, 2013 ел  уңышына ныклап әзерләнделәр. Яз да бик әйбәт килгән иде. Кыр эшләре оешканлык белән үтте, чәчү эшләре оптималь срокларда һәм яхшы сыйфатлы итеп башкарылды. Җир эшкәртү, игү технологияләре төгәл үтәлде. Ашламаларны (ә ул былтыр һәр шартлы гектарга исәпләгәндә 44 килограмм тәэсир итүче матдәдә кертелгән иде) һәм корткычларга каршы препаратларны киң куллану нәтиҗәсендә үсентеләр дәррәү күтәрелде. Кыскасы, мул уңыш вәгъдә иткән басулар сокланып карап торырлык иде. Урак башланыр алдыннан, июль аенда, хуҗалыкта төрле культуралар игү, алдынгы тәҗрибәне тарату буенча район семинары үткәрелде. Шулай да крәстияннең хезмәте табигатькә нык бәйле, ул игенчене ел да кайсы яклап булса да авырлыклар җибәреп сыный. Үсемлекләр өчен дымның иң кирәкле вакытында ике ай дәвамында корылык, ә инде көзге вакытта айлар буена берөзлексез явып торган яңгырлар бөртеклеләр уңышына нык зыян салды, эштә өстәмә мәшәкатьләр тудырды, чыгымнарны арттырды. Шуңа карамастан, геройлылар, бердәмлек һәм оешканлык күрсәтеп, урак эшләрен нигездә сентябрь аеның беренче ункөнлегендә тулысынча тәмамлап, күп көч һәм тир түгеп үстерелгән уңышны югалтуларсыз җыеп алдылар.
Докладта хезмәт казанышларына ирешкән, шулай ук иң кирәкле эш участокларында хезмәт вазыйфаларын намус белән үтәп, хуҗалыкның тотрыклы үсешен тәэмин итүгә зур өлеш керткән игенчеләр, терлекчеләр һәм урта звено җитәкчеләре, белгечләр исемләнде. Аларның фидакарьлегенә югары бәһа биреп, тырышлыклары өчен хезмәт алдынгыларына һәм барлык колхозчыларга рәхмәт сүзләре әйтелде. Аерым алганда, ялан батырлары арасында "Полесье” комбайнында 22-21 мең центнер ашлык суктырган Ринат Сәмигуллин белән Илдус Мөлеков,”Джон Дир” тракторында 1200 гектарда туңга сөргән Фәнүз Гәрәев, салам эттерүче һәм эскертләүче Әгълә Насыйров, аны пресслаучы Ринат Усманов һәм Ринат Шәйхетдинов, "КамАЗ” автомашинасы белән яшел масса ташыган Роберт Рәхимов район ярышында һәрчак алгы сафта бардылар. Терлекчеләр арасында да уңганнар күп. Мәсәлән, Ләлә Әхмәтҗанова, Ильвера Рәфыйкова, Рәмилә Ситдикова, Лилия Гыйззәтуллина, Эльза Муллаянова, Гөлүсә  Гыйльманова, Гөлназ Хөрмәтуллина тулаем сөт саву буенча иң яхшы нәтиҗәгә ирешкәннәр. Мал караучылар, бозау үстерүчеләр, тана бәйләүчеләр, ясалма орлыкландыру операторлары, ветеринар хезмәткәрләр һәм башка күп һөнәр ияләренең хезмәте дә мактауга лаек. Тармакта күпьеллык намуслы хезмәте, ирешкән югары казанышлары өчен савучы Лилия Гыйззәтуллина Башкортстан Республикасы Авыл ху-
җалыгы министрлыгының Мактау гра-мотасы белән бүләкләнде. Бригадир Нәзир Әхмәтҗанов белән механизатор Әгълә Насыйровка БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатлары В.В.Соколов һәм Наил Бәһаветдиновның Рәхмәт хаты тапшырылды. Ветфельдшер Фәрит Юзеев БР Ветеринария идарәлегенең Мактау грамотасына лаек булды. Лилия Гыйззәтуллина 9 айда һәр сыердан уртача 8240 килограмм (барлыгы 2471 центнер) сөт савып, районның машина белән сыер саву операторлары арасында җиңеп чыкты һәм премия белән бүләкләнде. Әхмәт сөтчелек фермасы (мөдире Рәзил Латыйпов) коллективы тулаем 6759 центнер, һәр сыердан уртача  6145 килограмм сөт савып өченче урынны алды. Тайняш фермасы да (Владик Локманов) яртыеллык эш нәтиҗәләре буенча 3 урынга чыккан иде. Санап  китсәң, ел дәвамында андый җиңүләр байтак булды. Хуҗалык үткән елда 47527 центнер (бу 2011 елдагыга караганда –  39,4, 2012 елдагыдан 11 процентка күбрәк) сөт савып алынган икән, бу эшсөяр, булдыклы терлекчеләрнең  һәм белгечләрнең зур хезмәте нәтиҗәсе дип аңларга кирәк.
Хуҗалыкның игенчелек тармагы да даими үсеш юлында. Эшне оештыруда һәм продукция алуда алдынгы ысулларны, фән казанышларын кыю кертәләр биредә. Чәчү орлыгының сыйфаты югары, районлаштырылган яңа сортлар арта, басуларда тәҗрибә үткәрелеп төрле культуралар сынала. Үлән орлыклары да үзләрендә җитештерелә. Ашлама кертү, әйткәнемчә, югары дәрәҗәдә. Былтыр фермалар тирәсенә элек-электән җыелган бик күп тирес басуларга чыгарылган. Менә шушы тынгысыз һәм җаваплы эшләрне искә алып, үсемлекчелек тармагында күпьеллык намуслы хезмәте өчен баш агроном Әгъләм Әхләм улы Хәмитовка үткән елда "Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.
Соңгы елларда кооператив-колхоз басуларында куәтле һәм югары җитештерүчәнле заманча техника күбрәк күренә башлавы шатлыклы хәл. Хәзер хуҗалыкта 35 тәгәрмәчле һәм чылбырлы трактор, 7 комбайн (аларның дүртесе ашлык комбайны), 25 бөртек  чәчкеч бар. Техника паркы елдан-ел яңара, узган елда гына да 70 миллион сумлык заманча авыл хуҗалыгы машиналары сатып алдылар. Алар арасында ашлык комбайннары, «МагДон» чапкычы, "Ягуар” мал азыгы хәзерләү комбайны, камыл өстенә дә чәчә ала торган "Класс” чәчү комплексы, "Скорпион” төягече, чәчкечләр һәм башкалар бар. Быелдан башлап геройлылар яздан көзгә чаклы барлык кыр эшләрен (шикәр чөгендереннән тыш) үз көчләре белән аткарып чыгарга планлаштыралар. Уй-ниятләре барып чыгуына ышаныч зур. Биредә техниканы һәрчак саклап-кадерләп тоталар, яхшы итеп хезмәтләндерәләр. Быел да язга ныклы әзерлек белән киләләр: тагылма инвентарь ремонты тулысынча тәмамланды, әле чәчкечләр, культиваторлар көйләнә, тракторлар ремонтлана. Без боларны декабрь аенда биредә техниканы саклау һәм ремонтлау буенча үткән район семинарында да ачык күргән идек. Һәр эш участогында электр энергиясен, башка чыгымнарны экономияләүгә зур игътибар ителә. Электр энергиясен куллануны киметү продукция җитештерүгә тотынылган чыгымнарны азайтуга китерә. 
Узган елда 623 мең киловатт- сәгать электр энергиясе кулланылган. Бу, һәр дүрт авылда да сөтчелек фермаларының, ә Тайняшта машина-трактор мастерское, ашлык чистарткыч һәм башка күп төрле объектларның булуын  исәпкә алсак, әлләни  зур сан түгел. Кышкы айларда терлекчелек фермаларында һәм мастерскойларда биналарны, суны мичкә утын ягып җылытып, шактый күләмдә электр энергиясен экономияләүгә ирешәләр.
Фәргать Фәрит улы үзенең чыгышында әле файдаланып бетмәгән резервлар, эштәге җитешсезлекләр турында да сөйләде. Әйтик, ит җитештерү рентабельле түгел, былтыр элекке елга караганда ул 110 центнерга азрак җитештерелгән. Зыянга түгел, ә файда китерсен өчен көндәлек артымны,  бигрәк тә җәйге айларда  арттырырга, малларны ашатуны яхшыртырга кирәк, диелде. Мал азыгының сыйфатын ныклы контрольдә тотарга, азыкны әрәм-шәрәм итмәскә. Шулай ук көнбагыш игү дә зыян китерә. Бу культура белән ныклап шөгыльләнгән хуҗалыклар (мәсәлән, "Базы”, "Октябрь” кооперативлары) көнбагыш игүдән зур табыш ала. Фермаларда терлекчеләрнең эш шартларын тагын да яхшырту — көн үзәгендә торган мәсьәлә. Әлеге вакытта Тайняш сөтчелек фермасында "500 ферма” республика программасы кысаларында яңарту, малларны бәйсез асрауга күчерү буенча эш алып барыла. Башка фермаларны да яңартып тору бурычы тора.
Көн тәртибенә куелган икенче мәсьәлә – күзәтчелек итү советы (элекке ревизия комиссиясе) рәи-се Әлвәт Гайсин башкарылган эшләргә хисап тотты. Ул хуҗалыкның югары рентабельле эшләве өчен  кооператив-колхоз идарәсе тара-фыннан ел дәвамында күрелгән нәтиҗәле чараларга тукталды. Соңгы елларда күпләп заманча техника сатып алу, эштә яңа алымнар кертү, хезмәт кешесен матди һәм мораль кызыксындыру чараларын киң кул-лану, хуҗалык эшчәнлегендә яхшы исәп һәм ныклы контроль булдыру, эшкә тиешле бәя бирү, хезмәт хакын үзвакытында түләү, коллективларда хезмәт тәртибен бозу очраклары булмавы хуҗалыкның тотрыклы эшләвенә, җитештерүне арттыруга булышлык итә, диде. Хезмәткә түләү аена уртача 14750 сумга җиткән.Бу элекке елдагыдан 2990 сумга (үсеш – 125,4 процент) артык һәм ул ай азагында билгеле вакытта һәркемнең картасына күчерелеп барыла. Моннан тыш, күп кенә күләмдә акчалата премияләр түләнә, хезмәт алдынгылары сыер малы белән дәртләндерелә. Халыкка мал азыгы – печән, салам, ашлык бирелгән. 4 кеше путевка белән Октябрьский шәһәрендә ял итеп, сәламәтлеген ныгытып кайткан, янә 6 кеше барачак. Күзәтчелек  советы һәр айда мал, шул исәптән бозаулар исәбен алуда, малларны бракка чыгаруда, авыл хуҗалыгы машиналарын, милекне, башка әйберләрне инвентарьлаштыруда, язгы кыр эшләрендә, урак вакытында, мал азыгын куллануда, халыкка мал, печән биргәндә һәм башка күп төрле эшләрдә турыдан-туры катнашкан.
Җыелышта төп докладлар буенча фикер алышуларда баш агроном Әгъләм Хәмитов, баш инженер Ирек Сәлихов, баш зоотехник Марат Мофаззалов, бригадирлар – Тайняштан Фәдис Кәримов, Әхмәттән Нәзир Әхмәтҗәнов, Иске Балактан Инсаф Шәрипов , Караннан Рәшит Хисамов катнашып,үткән елгы эш нәтиҗәләре белән  таныштырдылар, бригададагы хезмәт алдынгылары турында сөйләп, аларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Гомум җыелышта үзара ярышучы  "Октябрь” кооперативы рәисе Альберт Мусин, муниципаль район хакимияте башлыгының финанс мәсьәләләре буенча урынбасары-муниципаль район хакимиятенең финанс идарәлеге начальнигы Равил Фәезов чыгыш ясады. Муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Ригат Хаҗиев үзенең чыгышында "Герой”кооператив-колхозының елны яхшы күрсәткечләр белән тәмамлавын билгеләде. "Сезнең хуҗалык хәзер республика күләмендә билгеле. Сездә күрсәтердәй нәрсәләр бар. Эш күрсәткечләрегез югары, районыбызның тотрыклы үсешенә зур өлеш кертәсез. Моның белән горурлана аласыз”, – диде ул эшсөярләр төбәгендә яшәүчеләрнең хезмәтен югары бәһалап, геройлыларның узган хуҗалык елында ирешкән уңай якларын билгеләп үтте. Сөт җитештерүгә аерым тукталды. Әгәр район көн саен дәүләткә 104 тонна сөт сата икән, шуның 15,5 тоннасы шушы хуҗалыктан озатыла. Ә бит моның өчен һәр көнне эшне югары дәрәҗәдә оештырып, зур хезмәт салырга кирәк. Басучылыкта бер елда күрсәткечләрне кискен арттырып була, ә терлекчелектә моңа күп еллар дәвамында яхшы эшләгәннән соң гына ирешә аласың. Колхозчыларга хезмәт хакын түләү буенча район хуҗалыклары арасында икенче урында тору да мактауга лаек. Яхшы эшләгәч, хезмәт хакы да югары һәм ул ел саен артып тора. Дәртләндерү чаралары киң кулланыла. Колхоз шәхси хуҗалыкларга мал асрауда нык ярдәм итә. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, менә дистә еллар дәвамында халыктан дәүләткә сөт сату күрсәткече районда иң югарысы булып кала. Шәхси хуҗалыктан арткан сөт, шулай ук мал сатудан да кешеләр үзләренең тормыш-көнкүреш хәлен яхшырта. Тагын бер мисал:  Тайняш авыл Советы биләмәсе авылларында яшәүчеләрнең социаль иминлеге күрсәткечләре (монда күп төрле фактор исәпкә алына) республикада иң яхшылар исәбендә икән.
Сүз дә юк, күмәк хуҗалык та, шәхси хуҗалык та бай булгач, җитештерүне үстерергә, тагын да яхшырак яшәргә мөмкинлекләр арта гына бара. Әйткәндәй, бу хуҗалыкның салым һәм башка түләүләр буенча бурычлары юк, диярлек. Булса да — аз. Ел дәвамында бюджетка 3 млн. 200 мең сум акча кертелгән. Бу – районда дүртенче күрсәткеч. Элекке елда сигезенче урында торган, ягъни үсеш ике тапкыр, дигән сүз.
"Ирешелгәннәр чик түгел. Сез ашлыкның тулай җыемын 100 мең центнер һәм аннан да күбрәккә арттыра аласыз. Сөт җитештерүдә дә шулай ук үсеш юллары бар. Моның өчен сезнең мөмкинлекләрегез җитәрлек”, – дип билгеләде Ригат Нурый улы үзенең чыгышында.
Җыелышта  кооператив-колхоз идарәсенең 2013 елгы эшен ка-нәгатьләнерлек дигән карар кабул ителде. Агымдагы елга планнар билгеләнде, тәгаен бурычлар куелды. Составында өч кешедән торган күзәтчелек  советы, аның рәисе итеп Әгъләм Рәхимов сайланды. Профсоюз оешмасы белән килешү үтәлеше тикшерелде. Соңыннан бер төркем хезмәт алдынгыларына акчалата премияләр, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Сүземне шагыйрь Рәдиф Тимершинның "Хезмәт” дип аталган дүртьюллык шигыре белән тәмамлыйсы килә:
Тормыш – иң кадерле нәрсә,
Тормыш нигезе – хезмәт.
Хезмәт сүнсә, тормыш сүнә,
Сүнү – хезмәттән бизмәк.
Эш дигәндә тәвәккәл, егәрле, уңган-булган, үз җирен кадерләп, игелекле хезмәтләре белән туган ягын тирә-якка танытып-данлап, ил табынын баетып яшәүче бу төбәк халкына алдагы көннәрдә дә уңышлар телибез.
Рәшит Вахитов.


Просмотров: 711 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Февраль 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
2425262728
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск