Воскресенье, 28.04.2024, 14:36

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Январь » 14 » 2013 – Тирә-як мохитне саклау елы
07:28
2013 – Тирә-як мохитне саклау елы
Муниципаль район хакимияте башлыгы "Чакмагыш районы муниципаль районында тирә-як мохитне саклау елын үткәрү турында” карарга кул куйды. Карар Башкортстан Республикасы Президентының 515 – УП санлы Указын үтәү һәм гражданнарның уңайлы мохиткә, экология хәвефсезлегенә хокукларын тәэмин итү максатыннан кабул ителде.  Районда тирә-як мохитне саклау елын үткәрү буенча оештыру комитеты составы расланды. Унбер җаваплы вазифа үтәүчеләрдән торган бу оештыру комитетының рәисе – муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Ригат Нурый улы Хаҗиев.
Районда тирә-як мохитне саклау елын үткәрү буенча чаралар планы да расланды. Анда ел дәвамында күп төрле чаралар үткәрү планлаштырыла. Аерым алганда, беренчесе – урындагы власть һәм үзидарәлек органнары, предприятие-оешмалар, учреждениеләр һәм киңкүләм мәгълүмат чараларының шушы юнәлештә башкарган эшләрен координацияләүгә кагыла. Икенче бүлектә киңкүләм мәгълүмат чараларында экология культурасын киң пропагандалау, халыкны, һәр гаиләне экологик хәвефсезлек  юнәлешендәге яшәү рәвешенә җәлеп итү. Җир-суларны, җир асты һәм өсте байлыкларын, һаваны, терлек дөньясын саклауга һәм рациональ файдалануга, экология хәвефсезлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән чаралар өченче бүлектә чагылдырыла. Дүртенче бүлектә билгеләнгән чаралар табигатьне саклау һәм экология өлкәсендәге законнарның үтәлешенә дәүләт муниципаль контролен көчәйтү мәсьәләләрен үз эченә ала.

Просмотров: 836 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Январь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск