Башкортстан Республикасы Президенты Рөстәм Хәмитов агымдагы елны Тирә-як мохитне саклау елы дип игълан иткән Указга кул куйды. Гүзәл табигате белән чит илләрнең данлыклы шифаханәләренә торышлы Башкортстаныбызның экологик иминлеген саклап калу һәм киләсе буыннарга тапшыру максатында ел дәвамында үткәреләчәк чаралар планы да расланылды. Ел эмблемасын – зәңгәрле-яшелле тамчы фонында гәүдәләндерелгән ак бөркетне "Башкортстан” гәзите рәссамы, бизәлеш мөхәррире Нәсих Хәлисов иҗат иткән һәм ул махсус комиссия игълан иткән конкурска бирелгән эмблемалар арасында җиңүче дип табылган иде. Тирә-як мохитне саклау елы барышында экологик мәдәният, табигатебезгә сакчыл караш тәрбияләүгә, табигый мирасыбызны саклауга җаваплылыкны арттыруга юнәлтелгән чаралар үткәрелеп торачак.
|