Бу хәл, әлбәттә, район җитәкчелеген дә борчымый калмады. Бөтенләй банкрот хәленә килгәнче, әлеге хуҗалыкны савыктыру максатыннан ел башында биредә эшләрне тамырыннан үзгәртү, хәтта җитәкчелекне алмаштыру мәсьәләсен күтәреп чыккан урындагы инициатива төркеме тәкъдимен карап, эшчәннәрнең күмәк җыелышында хуҗалык рәисе дилбегәсен Альберт Фидай улы Мусинга тапшыруны хупладылар. Авылдашларының өметен аклады ул – аның күркәм башлангычлары, хуҗалыкны аякка бастырырга омтылуы тәүге нәтиҗәләрен күрсәтә дә инде. Фермаларда мал санын да арттыра төшү, булган техниканы аякка бастыру, җитмәгәнне читтән җәлеп итү исәбенә язгы кыр эшләрен оптималь вакытта башкарып чыгу, үсентеләрнең бердәм күтәрелүе, бик күп социаль мәсьәләләрнең хәл ителүе искекалмашлыларда яңа дәрт, тырыш хезмәткә омтылыш уятты. Кайчандыр читкә чыгып киткән белгечләр, башка кадрлар кире кайтырга дип хуҗалыкка гариза язып керделәр, кызу эш көннәрендә хаклы ялдагылар да иң авыр участок-ларда ярдәмгә чыкты.
Быелгы корылык бу якларны да урап үтмәде, әлбәттә. Үсентеләрнең вегетация чорында дым җитмәү, өстәвенә апрель азакларында ук кызу эссе көннәр башлану үзенекен итте – зур өметләр баглаган басулар мул уңыш биреп сөендермәде. Ләкин булганын да вакытында җыеп ала белергә кирәклеге һәркемгә мәгълүм. Урып-җыюга, мал азыгы хәзерләүгә техника башлыча читтән җәлеп ителде, арендаланган техникага идарә итәргә хаклы ялдагы механизаторлар да теләк белдерде. Күмәк тырышлык белән печән хәзерләнде, сенаж салу дәвам итә. Игеннәр өлгерү белән басу ко-раблары да урып-җыюга кереште.
Иске Калмаштан Яңа Мортаза авылына таба киткән юлдан уң яктагы басуда 168 гектарда арпа уңышын җыйганда тап иттек без быел хуҗалыкның баш агрономы вазифасын йөкләгән Гали Хаҗиевны. Озак еллар шушы хуҗалыкта бригадирның техника буенча ярдәмчесе, машина-трактор паркы мөдире, башка вазифалар биләгән, берара эшкуарлык белән шөгыльләнеп, тәҗрибә туплаган керәстиян-фермер хуҗалыгы башлыгын шушы вазифага тәгаенләп ялгышмаган Альберт Фидай улы – Гали Гаделҗан улы бар белемен, сәләтен, осталыгын эшкә җигеп, хуҗалыкның икътисадына яңа сулыш өрү хакына җиң сызганган.
–Шушы җирдә әлеге көндә арпа уңышы 11-12 центнер тәшкил итә, – ди ул. —Елына карата канәгатьләнерлек инде, булганын да югалтуларга юл куймыйча җыеп, келәткә урнаштыру өчен табигать шартларының көйле торуына өмет тотабыз. Төрле басуда төрлечә төшем: иртәгәдән эшкә тотынасы солы басуында контроль суктыру егерме центнерга якын төшем күрсәтте. Башка культураларга да зур өметләр баглыйбыз.
Урып-җыюга "Үзәк” машина-технология станциясеннән өч "Дон-1500Б”, бер "Нью-Холланд” комбайннары җәлеп ителгән, "Чәрмәсән” токымлы кошчылык фабрикасының "Нью-Холланд”ы да ярдәмгә килгән. "Дон-1500Б” комбайнчылары аталы-уллы Рөстәм (1205 центнер суктырган) белән Шамил (2370 центнер) Яһүдиннар, Данис Рахманов (1451 центнер) "Нью-Холланд”ка идарә итүче Рәүф Гомәров (1618 центнер) һәм "Чәрмәсән” кошчылык фабрикасыннан Илгиз Бикташев (1980 центнер) кемузардан ярышып эшлиләр. Бункерлардан бушаттырып, игеннәрне ындыр табагына хуҗалыкның үз "ЗиЛ” машиналарында Альфред Янбухтин (2417 центнер) белән хезмәт ветераны Равил Мортазин (2878 центнер) ташып тора. Ындыр табагында хезмәт ветераны Гөлфия Тимашева үлчәп кабул иткән ашлык келәт мөдире Ринат Тимашев кул астында "ЗАВ-20” агрегатында (Исламгали Солтанов хезмәтләндерә) җилгәрелеп, келәтләргә урнаштырыла.
Гали Гаделҗан улы белән мал азыгы культуралары игү турында әңгәмәләшәбез. Суданка һәм тары үсентеләрен ваклап тураклап, өченче баз сенаж салып бетереп киләләр икән инде. Бүгенге көнгә 2097 тонна сусыл мал азыгы базланган, бу эш дәвам итә. Өстәвенә силоска салырга 325 гектар кукуруз яхшы булып үсеп җиткән. Сенаж массасын Салават Кашаев идарә иткән үзләренең "Полесье” ургыч комбайны белән ваклаталар,”Дон-680” комбайнында Финат Хаҗиев та бу эшкә зур өлеш кертә. Элегрәк Финат Заһит улы комбайнчылар арасында район маяклары исәбендә йөрде, әле дә элекке һөнәрен сагынып, үз теләге белән гариза язып кереп, иң мәшәкатьле мәлдә ярдәмгә килгән. Яшел массаны базларга ташуда, тыгызлауда хак-лы ялдагы механизаторларның да ярдәме зур икән.
Бушап калган басуларны хуҗа-лыкның "Джон Дир” тракторында Ильяс Әмирханов белән Илгиз Миңнекәев туңга сөрә. Әле 750 гектар мәйданны берьюлы чүп үлән-нәрен юк итүгә тәгаенләнгән гербицид та кертеп эшкәртеп чыгарга өлгергәннәр дә иде. 800 гектардан артык мәйданда күпьеллык үлән чәчү-лекләрен яңартканнар – бу да киләсе ел уңышы өчен ныклы өмет чаткысы булып тора. Гербицид кертү дигәннән, аны сыеклар өчен суны янгын сүндерү машинасында хезмәт ветераны Венер Тимашев ташып тора. Бу ир арысланы көндез басуда дежурлык итә – ут-күз чыгып, уңышка һәм техникага зыян сала күрмәсен өчен.
Урак алдынгыларын тәҗрибәле пешекчеләр Глүзә Шакирова, Әни-сә Макулова, Рузилә Кудрячева пешергән тәмле ризыклар белән көненә икешәр (аерым очракларда – хәтта өчәр) тапкыр тукландырып торалар. Элекке традицияләрне дәвам итеп, ялан батырлары тамак ялгап, ял итеп алганда агитбригадаларның басу станында күңелләрен күтәреп китүе дә механизаторларга хезмәт дәрте өсти, яңа җиңүләргә рухландыра.
Идарә утырышында күптән түгел хуҗалыкка яңа техника алу мәсьәләсе кузгатылган. Төрле программаларга ярашлы өр-яңа тракторлар, аларга тагылма инвентарьләр, автомашиналар, бөртек комбайннары кайтартырга исәплиләр, хуҗалыкка әгъза булып керергә теләүчеләргә, бигрәк тә яшьләргә уңай шартлар тудырылачак.
Кыскасы, октябрьлеләр яхшы ки-ләчәккә ныклы нигез салып, хезмәт күтәренкелеге белән эшлиләр.
Фәнис Әмирханов.