Агымдагы елның 23 – 25 июль көннәрендә ветераннар арасында шоссе юлда велосипед спорты буенча муниципаль район хакимияте призына район беренчелеге үткәреләчәк.
Ярышлар уздыруның положениесе расланды. Аңа ярашлы, бәйгеләргә спорт әзерлеге үткән спортчылар кертелә. Катнашучылар дүрт төрле яшь категориясендә чыгыш ясаячак: 31 – 40, 41 – 50, 51 – 60 яшьтәгеләр арасында һәм 60тан югары яшьтәгеләр. Һәрбер яшь төре буенча күрсәткечләре аерым исәпләнәчәк һәм йомгак ясалачак.
Ярышлар программасы түбәндәгечә:
шәхси узышлар 23 июльдә – 4, 24 июльдә – 12, 25 июльдә 1 километр арада үткәреләчәк. Шәхси беренчелек нәтиҗәләре шушы өч көнлек нәтиҗәләргә карап билгеләнә. Призлы урыннарны алучылар Мактау грамоталары һәм медальләр белән бүләкләнәчәк.
Ярышлар үткәрү урыны – Чакмагыш авылыннан Рапатка киткән юлда. Старт Чакмагыш – Бүздәк юл чатындагы заправкалау станциясе янында биреләчәк. Күрүегезчә, бар яклап та уңайлы урын сайланды, анда автомашиналар хәрәкәте туктатылачак.
Просмотров:
557
|
Добавил:
bikmiew
|
Дата:
17.07.2012
|