Район басуларында уракка төштеләр. Игеннәрне урып-җыю хәзер җиде хуҗалыкта дәррәү бара. Башка хуҗалыклар да якшәмбедә үткән яңгырдан соң уракка төшәргә торалар. 16 июльгә барлыгы 1345 гектар мәйдандагы арыш чабылып, шуның 1083 гектарында яңа уңыш җыеп алынды, 20944 центнер ашлык сугылды. Кайбер керәстиян-фермер хуҗалыклары борчак урагына төштеләр, беренче көннәрдә 300 центнер борчак сугып алынды. "Алга” кооперативында күпьеллык үлән орлыгы сугыла, бу эш 27 гектарда башкарылды. Бөртөк суктыруда район буенча барлыгы 45 комбайн катнаша, шушы 37се – район хуҗалыкларыныкы. Хәерле сәгатьтә, игенчеләр!
|