Воскресенье, 05.05.2024, 19:08

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2011 » Декабрь » 26
Агымдагы елның 19 декабрендә муниципаль район хакимиятенең кече утырышлар залында муниципаль район Советының бюджет, салымнар һәм милек мәсьәләләре буенча даими депутат комиссиясе утырышы үткәрелде. Аны комиссия рәисе Людмила Анатольевна Дәүләтова ачты һәм алып барды.
Утырышта муниципаль район Советының "2012 елга һәм 2014 елга кадәр  чорга Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының социаль-икътисади үсеш фаразлары турында”, "2012 елга Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районның бюджеты турында”, "2011 елда Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район бюджетына төгәллек кертү турында” карарлары проектлары тикшерелде.
Совет карарлары белән комиссия әгъзаларын муниципаль район хакимияте башлыгының икътисад буенча урынбасары-икътисад һәм сәүдә бүлеге начальнигы Реканс Фәнил улы Ямалиев, муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары-муниципаль район хакимиятенең финанс идарәлеге начальнигы Равил Хәмит улы Фәезов таныштырды. Проектларны тикшерү нәтиҗәләре буенча даими комиссия Совет карарлары проектларын хуплады һәм аларны Совет утырышында кабул итәргә тәкъдим кертте.

Просмотров: 456 | Добавил: bikmiew | Дата: 26.12.2011 | Комментарии (0)

Район үзәгендә яшәүче өлкән яшьтәгеләр өчен 27 декабрьдә кичке сәгать биштә Балалар иҗаты үзәгендә (Иске РДК) Яңа елны каршылау кичәсе үткәрелә. Программада – төрле мавыктыргыч уеннар, бүләкләр һәм, әлбәттә, бәйрәм табыны! Рәхәтләнеп аралашып күңел ачарга рәхим итегез, чордашлар!
Кыш бабай һәм район 
ветераннар оешмасы.

Просмотров: 2163 | Добавил: bikmiew | Дата: 26.12.2011 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Декабрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск