|
|
|
|
Главная » 2011 » Декабрь » 29
Яңа елны каршы алганда районыбыз предприятие-оешмаларында һәм учреждениеләрендә Чыршы бәйрәмнәр бик тә күңелле үтә. Бу рәсемдә сез Чакмагыштагы иске мәдәният йортында уздырылган Чыршы бәйрәмен күрәсез. Аны Балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре әзерләде. Истә калырлык бу бәйрәм кичәсендә балалар өчен төрле кызыклы чаралар оештырылды.
Просмотров: 516 |
Добавил: bikmiew |
Дата: 29.12.2011
|
|
Республиканың шәһәр хоккей командалары арасында Башкортстан беренчелегенә ярышлар бара. Бу уеннарда безнең районның җыелма командасы да катнаша, "Строитель” хоккейчылары (команда капитаны Айдар Камалетдинов) икенче төркемдә (анда алты команда керә) чыгыш ясый. Әлегә кадәр безнекеләр дүрт очрашу үткәрде. Стәрлетамак һәм Туймазы шәһәрләре командаларыннан җиңелде, ә менә соңгы көннәрдә бер-бер артлы җиңү яуладылар. Узган атнаның шимбәсендә "Строитель” Чакмагышта Чишмәнең "Родник” командасы белән алышты. Киеренке барган алышта боз мәйданында безнең егетләр үзләрен чын хуҗа итеп тотты, нәтиҗәдә көндәшләрен 7:2 исәбе белән җиңде.Биредә капкачы Динар Шәмсетдиновның да зур осталыгын билгеләп үтәргә кирәк. Ул күп тапкыр капканы саклап калды. Якшәмбе көнне безнең хоккейчылар Благовещенск шәһәренә барып, урындагы "Машиностроитель” командасы белән очрашты. Көчләр тигез барды, һәр як җиңү өчен бөтен көчен осталыгын салды. Очрашу 7:7 белән тәмамланды. Төп вакыттан соң буллит уйналды һәм җиңүче ачыкланды. Шайбаны беренче булып капкага безнең егетләр кертте. Шулай итеп, ахыргы нәтиҗә 8:7 – безнекеләр файдсына булды. Шәһәрләрнең көчле командалары белән очрашулар гыйнвар аенда дәвам итәчәк. Алда безне тагын кызыклы уеннар көтә. 4 гыйнварда Чакмагышка Уфа шәһәренең Дим районыннан кил
...
" Читать дальше "
Просмотров: 444 |
Добавил: bikmiew |
Дата: 29.12.2011
|
|
|
|
|
Copyright MyCorp © 2024 |
|
|
|