Утырышта муниципаль район Советының "2012 елга һәм 2014 елга кадәр чорга Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының социаль-икътисади үсеш фаразлары турында”, "2012 елга Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районның бюджеты турында”, "2011 елда Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район бюджетына төгәллек кертү турында” карарлары проектлары тикшерелде.
Совет карарлары белән комиссия әгъзаларын муниципаль район хакимияте башлыгының икътисад буенча урынбасары-икътисад һәм сәүдә бүлеге начальнигы Реканс Фәнил улы Ямалиев, муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары-муниципаль район хакимиятенең финанс идарәлеге начальнигы Равил Хәмит улы Фәезов таныштырды. Проектларны тикшерү нәтиҗәләре буенча даими комиссия Совет карарлары проектларын хуплады һәм аларны Совет утырышында кабул итәргә тәкъдим кертте.