Воскресенье, 05.05.2024, 17:16

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2011 » Декабрь » 20
Эш урыны табуда ярдәм йөзеннән
Башкортстан Республикасы хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының Мәшгульлек буенча дәүләт хезмәте идарәлеге начальнигы Тимерхан Сабит улы Биккинин шәхси сорау-үтенечләре буенча безнең район гражданнарын кабул итте. Аның белән очрашуга ун кеше килде. Тимерхан Сабит улының аерым җавапларын ул җитәкчелек иткән идарәлекнең юридик бүлеге начальнигы Айдар Тимербай улы Биктаев һәм Чакмагыштагы мәшгульлек үзәге директоры Рамил Рәшит улы Әхмәтов тулыландырды.

Просмотров: 19382 | Добавил: bikmiew | Дата: 20.12.2011 | Комментарии (578)

Иң яхшылар – кемнәр?
Агымдагы елның 20 декабрендә район мәдәният йортында "Яхшыларның яхшысы!” дип исемләнгән финал конкурсы үтәчәк. Анда 2011 елда төрле эшчәнлек өлкәсендә үзләрен күрсәткән иң яхшы яшьләр данланып, аларга кадер-хөрмәт күрсәтеләчәк. Килегез, үкенмәссез, сезне кызыклы тамаша, онытылмаслык шоу-кичә көтә. Финал конкурсында якташларыбыз — Уфадан "Нур” татар театры артистлары Айгөл Габдуллина, Айнур Баянов һәм Татарстанның "Мунча ташы” төркеменнән Рөстәм Хәсәнов та катнашачак. Кичә 19 сәгатьтә башлана.
Муниципаль район хакимиятенең  
яшьләр эшләре буенча комитеты.

Просмотров: 683 | Добавил: bikmiew | Дата: 20.12.2011 | Комментарии (1)

Рөстәм Исламов – Русия чемпионы!
12-14 декабрьдә Уфаның "Динамо” спорт комплексында милли көрәш буенча үткән Русия чемпионаты турында күпләр хәбәрдар дип уйлыйм. Анда Башкортстан спортчылары аеруча уңышлы чыгыш ясады: алты алтын, сигез  көмеш һәм ике бронза медаль яулады.
Ярышта илнең төрле төбәкләреннән 300гә якын спортчы катнашты. Алар арасында 17 көрәшче Башкортстаннан иде. Егетләребез бу бәйгеләрдә зур җинүләргә иреште. Рамил Галимов, Альберт Рәхмәтуллин, Артур Нурмөхәммәтов һәм Артур Зөлкарнәев җиңүчеләр пьедесталының беренче баскычына күтәрелде. 
Шунысы шатлыклы, җиңүчеләр арасында якташыбыз, Аблай авылы егете Рөстәм Исламов  та бар. Исегездә төшереп үтик: ул һәм Чакмагыш балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тренеры Рөстәм Зыякаев быел көз Октябрьский шәһәрендә республика беренчелегенә милли көрәш буенча үткән бәйгеләрдә җиңү яулап, Башкортостан чем-пионнары булган иде. Бил бирмәс батырлар  әлеге Русия чемпионатында республикабыз данын якларга тиешләр иде. Әмма  Р.Зыякаев  әзерлек вакытында җәрәхәт алгач, бу мәртәбәле ярышта катнаша алмады. Ә менә 21 яшьлек Рөстәм Исламов, анда осталык һәм гайрәтлелек күрсәте ... " Читать дальше "
Просмотров: 659 | Добавил: bikmiew | Дата: 20.12.2011 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Декабрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск