Воскресенье, 05.05.2024, 16:03

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2011 » Декабрь » 20 » Безнекеләр булдыра!
08:01
Безнекеләр булдыра!
Рөстәм Исламов – Русия чемпионы!
12-14 декабрьдә Уфаның "Динамо” спорт комплексында милли көрәш буенча үткән Русия чемпионаты турында күпләр хәбәрдар дип уйлыйм. Анда Башкортстан спортчылары аеруча уңышлы чыгыш ясады: алты алтын, сигез  көмеш һәм ике бронза медаль яулады.
Ярышта илнең төрле төбәкләреннән 300гә якын спортчы катнашты. Алар арасында 17 көрәшче Башкортстаннан иде. Егетләребез бу бәйгеләрдә зур җинүләргә иреште. Рамил Галимов, Альберт Рәхмәтуллин, Артур Нурмөхәммәтов һәм Артур Зөлкарнәев җиңүчеләр пьедесталының беренче баскычына күтәрелде. 
Шунысы шатлыклы, җиңүчеләр арасында якташыбыз, Аблай авылы егете Рөстәм Исламов  та бар. Исегездә төшереп үтик: ул һәм Чакмагыш балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тренеры Рөстәм Зыякаев быел көз Октябрьский шәһәрендә республика беренчелегенә милли көрәш буенча үткән бәйгеләрдә җиңү яулап, Башкортостан чем-пионнары булган иде. Бил бирмәс батырлар  әлеге Русия чемпионатында республикабыз данын якларга тиешләр иде. Әмма  Р.Зыякаев  әзерлек вакытында җәрәхәт алгач, бу мәртәбәле ярышта катнаша алмады. Ә менә 21 яшьлек Рөстәм Исламов, анда осталык һәм гайрәтлелек күрсәтеп, соклангыч җиңүгә иреште – үз авырлыгы категориясе буенча Русия чемпионы исемен яулады. Ул Русия Спорт һәм туризм министрлыгының  беренче дәрәҗә Дипломы, алтын медаль һәм 40 мең сум акчалата премия белән бүләкләнде. Якташыбызны һәм, әлбәттә, аның остазы, тренер Рөстәм Зыякаевны шушы зур җиңүләре белән ихлас котлыйбыз, аларга киләчәктә дә спортта зур уңышларга ирешүләрен, ныклы сәламәтлек телибез.
Радик Шәймөхәммәтов,
балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры.

Просмотров: 659 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Декабрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск