"Волга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында уракның кызган мәле. Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар чәчелгән иген басуларында комбайннар гөрелтесе көн-төн яңгырый. Бу техникада уңган механизаторларыбыз Рәфит Әминев (2501 центнер), Анатолий Конаков (2376 центнер) тырышып эшли. "Үзәк” машина-технология станциясеннән ярдәмгә килгән "Нью-Холланд”ка идарә иткән Александр Захаровның (3462 центнер) хезмәт күрсәткечләре дә әйбәт. Шоферлар Вилюр Хәмәтханов (4576 центнер), Рәмзил Габдрахманов (3353 центнер) ашлыкны ындыр табагына өзлексез ташый, көнлек норманы арттырып үтәргә омтылыш аларда да зур. Арыш басуында гектар куәте әлегә 25,1, борчакныкында 26,6, арпаныкында 34,5 центнер күренә. Волгалылар быелгы уракта да сынатмыйча, куелган бурычларны җиренә җиткереп үтәрләр, дип ышанабыз.
Рая Вәлиәхмәтова, "Волга” хуҗалыгы бухгалтеры.
|