Понедельник, 06.05.2024, 15:19

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Апрель » 3 » Районда ниләр бар?
07:20
Районда ниләр бар?
1 апрельдән Русия Федерациясендә Кораллы Көчләргә язгы хәрби чакыру башланды, ул 1июльгә кадәр дәвам итәчәк. Бу юлы призыв буенча чакырылучылар кыскартылып, армияне контрактчылар белән тулыландыруга зур игътибар биреләчәк. Әлеге вакытта армиядә хәрби хезмәт бурычын үтәүчеләр арасында 27 проценты хәрби контракт буенча хезмәт итсә, биш елдан соң аларның санын 65 процентка җиткерү күзаллана.
Безнең районда быел язгы хәрби чакыру вакытында 57 егет солдат бурычын үтәргә китәчәк. 270 егет медицина комиссиясе үтү өчен район хәрби комиссариатына чакырылачак.
*       *      *
Мәктәпләрдә язгы каникуллар башланыр алдыннан һәм шушы көннәр дәвамында, 16 марттан 6 апрельгә чаклы, Башкортстан Республикасы автоинспекциясе хезмәткәрләре махсус "Игътибар: балалар!” профилактик чаралары үткәрә. Алар мәгариф учреждениеләрендә булып, укучылар белән юлларда хәвефсез хәрәкәт хакында әңгәмәләр һәм лекцияләр үткәрә, ата-аналар һәм укытучылар каршында балалар катнашлыгындагы юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү темасына чыгышлар ясый. Моннан тыш, ЮХХДИ хезмәткәрләренә ярдәмгә килгән яшь юл хәрәкәте  инспекторлары белән бергәләп максатлы рейдлар да үткәрелә. 
*       *      *
Укучыларга экологик белем һәм тәрбия бирү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максатында  игълан ителгән "С любовью к России, мы делами добрыми едины” гомумрусия акциясенә Иске Калмаш урта мәктәбе укучылары да дәррәү кушылды.
Шушы акция кысаларында  бу белем учагында 1 апрельдә билгеләп үтелгән Кошлар көненә багышлап "Канатлы дусларыбызны каршылыйбыз”  чарасы үтте. Бу көнне укучылар мәктәп ихатасындагы агачларга үз куллары белән эшләнгән сыерчык ояларын урнаштырып, туган як табигатен ямьләүгә үз өлешләрен керттеләр. 


Просмотров: 773 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Апрель 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск