Суббота, 04.05.2024, 17:30

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Декабрь » 16 » Киләчәккә үсеш юллары
08:14
Киләчәккә үсеш юллары
Президент Мөрәҗәгатьнамәсе – төп программа документы
Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин Федераль Җыелышка Мөрәҗәгатьнамә белән чыгыш ясап, илнең иҗтимагый үсешен, эчке һәм тышкы сәясәтенең төп юнәлешләрен билгеләде, шулай ук дөньядагы хәл-вакыйгалар турында да сөйләде. Бу программа документы быел Русия Федерациясе Конституциясенең 20 еллыгын билгеләгән көнне яңгырады. Президент шундый мөрәҗәгать белән унынчы тапкыр чыгыш ясады. 
Владимир Путин Мөрәҗәгатьнамәдә башка күп төрле мәсьәләләр белән беррәттән урындагы үзидарәлек рефор-
масына да игътибар бирде. "Без гражданнарның, сәяси партияләрнең ил тормышында катнашырга теләвен хупларга, бу юнәлештә үсә барган омтылышына ярдәм итәргә тиешбез. Бүген урындагы үзидарәлек системасында проблемалар күп җыелды. Урындагы үзидарәлек органнарын коррупция гаугалары тетрәтә. Урындагы власть гражданнар мәнфәгатен якларга тиеш. Әйдәгез, аны заман таләпләренә яраклы итеп үзгәртү өчен бу хәлгә төрле яклап карыйк. Нәкъ менә земстволар, урындагы үзидарәлек үсеше Русиягә алга кинәт ыргылыш ясарга мөмкинлек бирде. Көчле урындагы үзидарәлек илнең кадрлар потенциалын тулыландыру һәм яңарту өчен куәтле ресурс булырга сәләтле һәм, әлбәттә, без барыбыз да сайлаулар механизмы аша властька әзерлекле, максатка омтылучан, үз вазыйфаларын үтәргә әзер булган һөнәрмән кешеләрнең килүе өчен кызыксынабыз. Шуңа күрә сәяси көндәшлекне үстерү өстендә киләчәктә дә эшләячәкбез, сәяси институтларны камилләштерәчәкбез, аларның ачыклыгы һәм нәтиҗәле булуы өчен шартлар тудырачакбыз”, – ди Президент үзенең чыгышында шушы мәсьәләгә кагылып.
Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Мәскәүдә Зур Кремль Сараеның Георгий залында үткәрелгән тантаналы җыелышта катнашты һәм Мөрәҗәгатьнамәгә карата үзенең фикерен әйтте. "Муниципаль власть – кешеләргә иң якын власть. Ул, бер яктан – демократияле, кешеләргә аңлаешлы, һәрвакыт мөрәҗәгать итә алырлык булырга, икенче яктан – күп проблемаларны хәл итү өчен финанс-матди һәм оештыру ресурсларына ия булырга тиеш. Урындагы власть шушы атрибутларның барысына да ия түгел: ресурслар аз, акча аз, урамнарны чистарту яки көнкүреш калдыкларын чыгаруга бәйле проблемаларны хәл итү өчен техника сатып алу мөмкинлеге юк. Властьның шушы дәрәҗәсен ныгытырга кирәк. Сизелерлек ныгытырга кирәк”, – диде республика башлыгы һәм бу проблемаларны хәл итүнең кайбер вариантлары белән дә уртаклашты. Әйтик, федераль, төбәк салымнарын урындагы власть файдасына бүлү – шуларның берсе. Башка юлларын да карарга һәм барлык әзерлек эшләрен тәмамлагач, закон кабул итәргә кирәк, дип билгеләде Рөстәм Хәмитов.
Рәшит Вахитов.
Просмотров: 513 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Декабрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск