Быел муниципаль район хакимияте башлыгының Яңа ел чыршысы 27 декабрьдә район мәдәният йортында үтәчәк. Бәйрәм 11 сәгатьтә башлана. Тантанага мәктәпләрдән уку алдынгылары, предмет олимпиадалары һәм спорт ярышлары җиңүчеләре, үзешчән сәнгать фестивальләре лауреатлары, шулай ук ятим балалар, ата-аналары тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар (4-8 сыйныфлар) чакырыла. Муниципаль район хакимиятенең мәгариф бүлеге тарафыннан расланган программага ярашлы, 11 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр "Олимпия авылы – Чакмагыш” дип аталган яңа ел тамашасы күрсәтеләчәк. Иң тәүдә бәйрәмдә катнашучы муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов һәм Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколов Яңа ел белән котлаячак. Аннары тамашалар башлана. 2014 елгы Кышкы олимпия уеннары талисманнары белән Яңа ел әкияте бик кызыклы булмакчы. Матур итеп бизәлгән купшы чыршы янында Яңа ел персонажлары һәм әкият геройларының күңелле маҗаралары, төрле уеннар, спорт ярышлары һәм башкалар – һәммәсен кызыклы, истә калырлык итеп үткәрергә ниятли бәйрәмне оештыручылар. "Яңа 2014 ел символы” конкурсына һәм "Тере чыршыны саклыйк!” акциясенә дә йомгак ясалачак, бүләкләр тапшырылачак.
|