Суббота, 04.05.2024, 14:52

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Декабрь » 3 » Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап
08:17
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап
Муниципаль район хакимиятендә
Русия Федерациясе Президентының "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек һәм аны үткәрү турында”гы Указын үтәү йөзеннән һәм Русия Халык иҗаты йорты положениесенә ярашлы, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап Русия Федерациясе субъектларында "Җиңү салюты” Бөтенрусия халык иҗаты фестивале үткәрелә. Бу чараның максаты – Ватаныбызның героик тарихын һәм хәрби данын художестволы чаралар аша пропагандалау, күмәклеккә ирешү һәм һәвәскәр үзешчән сәнгать коллективларының башкару осталыгын күтәрү.
Район халык иҗатының район фестивале агымдагы елның 3-6 декабре көннәрендә үткәреләчәк. Бу хакта муниципаль район хакимияте махсус карар кабул итте. Фестивальне үткәрү буенча оештыру комитеты, аның положениесе һәм үткәрү графигы төзелде. Авыл биләмәләре башлыкларына, авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативлары җитәкчеләренә, муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре һәм спорт комитетына бу мәдәни чараны халыкның барлык катламын җәлеп итеп, югары дәрәҗәдә уздырылуын тәэмин итәргә кушылды.
Район халык иҗаты фестиваленең Положениесенә ярашлы, үсеп килүче яшь буында патриотизм хисләре тәрбияләү, Ватанны батырларча саклаучыларга һәм хәрби данына хөрмәт тәрбияләү, халык иҗатының барлык жанрларын үстерү, үзешчән сәнгать коллективларының һәм аерым башкаручыларның башкару осталыгын күтәрү максатын куйган әлеге мәдәни чараның беренче этабы 3-6 декабрь көннәрендә үтсә, икенче сайлап алу этабыннан соң өченчесе 13 декабрьдә Гала-концерт рәвешендә оештырылачак. Бу бәйрәм концертында иң яхшылары гына чыгыш ясаячак. Район мәдәният йортының икенче катында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган күргәзмә оештырыла. Ул смотр-конкурс тәмамланганчы эшләячәк.
Концерт программасына мәҗбүри кертелергә тиешле жанрлар түбәндәгечә:
Хореография: һәр авыл биләмәсеннән бер күмәк бию – 8дән дә ким булмаган пар (халык исемен йөрткән коллективлар өчен ике бию билгеләнгән). Аерым һәм парлап бию, шулай ук өчтән алып биш кешегә кадәр кече ансамбль.
Инструментлар жанры буенча – халык инструментлары ансамбле (ун һәм аннан да күбрәк кеше таләп ителә).
Сәнгатьле итеп сөйләү: шигырь яки чәчмә әсәр, конферансье.
Концертны караганда комиссия программада мәҗбүри номерларның булуын, яңалык кертелүен һәм аерым номерлар премьерасы, башкару дәрәҗәсе, костюмнар һәм музыкаль бизәлеш, күмәклек, бербөтенлек, оргинальлелек һәм концерт программасының тематик сакланышын исәпкә алачак.
Тамашачыга тәкъдим ителгән концерт программасы 2 сәгатьтән артып китәргә тиеш түгел, "плюс” фонограммалары тыела, бер концерт номеры балалар (аерым яки коллектив) катнашлыгында рөхсәт ителә. Профессиональ башкаручылар конкурстан тыш чыгыш ясый.

Просмотров: 693 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Декабрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск