Воскресенье, 05.05.2024, 14:16

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Ноябрь » 21 » Мәгълүматлы булу әһәмиятлерәк
08:04
Мәгълүматлы булу әһәмиятлерәк
Матбугат – 2014
Киләсе 2014 елның беренче яртысына матбугат басмаларына язылу кампаниясе финиш сызыгына якынлаша башлады – һәркемгә мәгълүм булуынча, үзәк басмаларга язылу 15 декабрьдә, республикабызда нәшер ителүче гәзит һәм журналлар белән дуслыкны озынайту 20-25ләрендә һәм шул ук чорда районыбызның елъязмачысы — "Игенче” белән "Сакмагош саткылары”на 1 гыйнвардан килә башлауларына ирешү вакыты тәмамлана. Моңа кадәр, илебез тарихында нинди генә тетрәндергеч вакыйгалар булмасын, райондашларыбызның иң зур күпчелеге, теләсә нинди шартларда мөмкинлек табып, район гәзитенә язылуны тормыш девизы һәм иң мөһим бурычы итеп килде. Шулай итми дә ярамый, чөнки районыбыз тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыклар, барлык мәгълүматлар тулы көенчә һәм иң дөрес итеп нәкъ район гәзитендә яктыртыла да. Хезмәтендә даими уңышларга ирешергә максат алган, эшчәнлегем булсынга, җәмгыятебезгә файда китерүгә юнәлтелгән булырга тиеш дигән омтылыштагы һәр кеше – җитәкчеме, белгечме, гади хезмәткәрме һәм, хәтта хаклы ялдагы ветеранмы – һәммәсе, үзләре беренчеләрдән булып язылып кына калмыйча, иң мөһим мәгълүмат чыганагы итеп гәзитләрне эш урынына (берне генә түгел, хәтта берничәне дә), йортына (фатирына һәм хәтта дачасына да әле), барлык хезмәткәрләренә һәм, әлбәттә, үзләрендә эшләп лаеклы ялга киткән хөрмәтле ветераннарына да яздырып кую хәстәрен күрә. Гомере буена гәзитебездән аерылмаган хөрмәтле ветераннарыбыз – инде хаклы ялдагы чал чәчле, бай тормыш тәҗрибәсенә ия абый-апалар да, элемтә бүлекчәләренә барыпмы, яисә хат таратучылар – авылның иң бул-дыклы, иң уңган кызларын урамда туры китереп  яки өйләренә чакырыпмы, район гәзитенә үзләре дә языла һәм моңа кадәр ниндидер сәбәпләр белән язылмый килгән күршеләрен, дусларын-танышларын да яздыртуны намус эше итеп исәпли . Нәкъ менә шундый чын патриотларыбыз – илебез, туган телебез яшәсен дип янып йөрүчеләр тырышлыгы аркасында гәзитләребез дә яши, алай гына да түгел, һәр райондашыбызның күңел сандыгына үтеп кереп, изгелек, мәрхәмәтлелек, фидакарьлек орлыкларына шытым бирә. Район гәзитләре бүген игенчеләребезне, малчыларыбызны, төрле тармакларда хезмәт салган бөтен изге күңелле, яшәү мәгънәсен тырыш хезмәттә һәм изгелекләр эшләүдә күрүче бар яклап та өлгеле райондашларыбызны өр-яңа җиңүләргә рухландыра. Үзебезнең тәҗрибәбездән чыгып әйтә алабыз: район гәзитендә үзе турында дәртләндерү сүзләре язылган мәкаләне йөрәк янәшәсендәге кесәдә кадерләп йөртеп, моңа кадәр ниндидер сылтаулар белән колхоз эшенә чыкмаган, әмма әнә шул беренче эш көннәрендә үк күреп алып, фидакарь эшләүгә нәкъ гәзит канат куйган аерым кешеләрнең бүген чын-чыннан хуҗалыкның иң уңган кешеләренең берсенә әверелү очраклары да күп кенә.
Сөйләп китсәң, гәзитнең файдасы турында бик күп ишеттерергә мөмкин. Ләкин сүздән эшкә күчик, хөрмәтле райондашлар: әйдәгез, бүгеннән үк җиң сызганып матбугат басмаларына язылыйк! "Игенче”без дә, "Сакмагош саткылары”быз да һәр йортта иң кадерле кунак булып исәпләнмәгән кеше калмасын, бүгенгечә райондашларыбызга һәр эш участогында төп ярдәмче булсын: иген-челәребезгә – басу алдынгысы, терлекчеләребезгә – малчылык тармагы маягы, укытучыларыбызга – бәләкәй бүләкләрдән алып Президент гранты ияләре, мәдәният хезмәткәрләренә – мөмкин булган барлык хөрмәтләүләр иясе, табибларга – үз эшенең чын остасы, студент һәм укучы балаларга – өр-яңа уңышлар иясе булу, хәтта хаклы ялдагы райондашларыбызга да үз-үзен һаман да җәмгыятькә кирәкле итеп тою мөмкинлеге бирүне даими дәвам итсен өчен бөтенебез дә тырышлык салыйк! Гәзиткә язылу да бүген иген игү, ит-сөт җитештерү, электр энергиясе, су, җылылык белән тәэмин итү, сәнәгать продукциясе җитештерү һәм башка беренче чираттагы  мөһим эшләр белән бердәй саналырга тиешлеген онытып җибәрмик, дуслар!
Хәтерегезгә төшерәбез: "Игенче” гәзитенә 2014 елның беренче яртысына (6 айга) язылу хакы 407 сум 76 тиен, "Сакмагош саткылары”на – 90 сум 84 тиен. Язылу чикләнмәгән күләмдә барлык элемтә бүлекчәләрендә, почтальоннарда, почтамтта, хезмәт урыннарында матбугат басмалары таратучыларда кабул ителә.
Һәр елдагыча, редакциядә, аның хезмәткәрләрендә, гәзит таратуда ярдәмләшүче хөрмәтле ветераннарыбыз һәм дусларыбызда редакция печате һәм тәртип саны куелган квитанцияләрне тоташ бер елга 815 сум 52 тиен түләп тутыртып алырга була. Ә ул квитанцияләр (әлбәттә, бары тоташ еллык язылуны раслаганнары гына) Яңа ел көннәрендә Абунәчеләр лотереясендә катнаштырыла. Отышлар арасында ел саен бозау (былтыр хәтта икәү булды), әтәчләр (куяннар да булгалады), көнкүреш техникасы, шикәр комы, ак он, фураж һәм башка күп төрле әйберләр булмый калмый. Быел да юмарт дусларыбыз призлар фондын мулдан вәгъдә итә – бәхетле кешеләргә зур отышлар елмаймый калмаячак.
Игътибар! Быел тагын бер үзенчәлек: иң күп санда район гәзитләрен яздырган өч почтальонга махсус баш мөхәррир призлары да булдырылды. Һәр елдагыча, почтальоннарыбыз редакция бүләкләреннән дә коры калмаячак.
Әйдәгез, бергәләп тотыныйк, бүгенге эшне иртәгәгә калдырмыйк. Райондашларыбызны тулы мәгълүматлы итү төп бурычыбыз булып калсын. Ашыгыгыз, язылыгыз, алдырыгыз, укыгыз!
Мөхәрририят.
Просмотров: 655 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Ноябрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск