Воскресенье, 05.05.2024, 12:51

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Ноябрь » 21 » Мирас булып күчмәгән пай җирләре турында
07:48
Мирас булып күчмәгән пай җирләре турында
Юрист җавап бирә
2007-2010 елларда авылда яшәүчеләрнең пай җирләре билгеләнеп, бу хакта хуҗалыкларның гомум җыелышларында карарлар кабул ителгән иде. Кешеләр үзләренең пай җирләренә милекче хокукына ия булу турында теркәү палатасы аша үткән таныклык алдылар. Кулларында шушы документ булганнар ул пай җирләрен үзләренең гомум җыелышында кооператив-колхозларга яисә җәмгыятьләргә файдалану өчен арендага бирергә карар иттеләр.
Бүген сүз мирас булып күчмәгән пай җирләре турында. Хәбәрчебезнең сорауларына юрист Редик РодомелЬ  улы Шәмсетдинов җавап бирә.
– Үзләренең пай җирләрен күмәк хуҗалыкка арендага биргән милек хуҗалары турында аңлашыла. Алар бүгенге көндә дә күчемсез милеккә үз хокукларыннан файдаланалар. Ә менә мирас булып күчмәгән пай җирләрен ничек аңларга – тәүдә шул хакта әйтеп үтегез әле.
– Гомер үткән саен кешеләр дә картаялар һәм бервакыт вафат булалар. Ә менә аларның пай җирләре кала. Вафат булган күчемсез милек хуҗасының пай җирләрен янә рәсмиләштерергә, ягъни гади генә итеп әйтсәк, яңа хуҗасын билгеләргә кирәк. Мондый очракта вафат булучының варислары – балалары, башка туганнары ул җирләрне үзләренә милек итеп документлаштыра ала. Әгәр милекче вафат булганнан соң күп еллар дәвамында пай җиренә хуҗа табылмый икән, ул чакта бу җирләр урындагы власть органына – авыл Советы авыл биләмәсе карамагына күчәчәк. Әлеге вакытта район буенча вафат булган 751 кешенең пай җире һаман да рәсмиләштерелмәгән.
– Ә ничек итеп бу эшне башкарып чыгарга?
– Моның ике варианты бар. Беренчесе – җир милек хуҗасы вафат булганнан соң 6 ай эчендә рәсмиләштерелә. Монысы иң уңайлы вариант. Мирасчылар шушы вакыт эчендә нотариуска барып кем мирасчы булуын тәгаен билгелиләр. Гаиләнең башка әгъзалары ул җирдән баш тарту турында (отказной) аның файдасына гариза язарга тиеш. Милеккә хокук турында документ алып булачак милекче (варис) дәүләт теркәү палатасына тиешле документлар җыеп тапшыра. Теркәлү процедурасы үткәннән соң, варис мәрхүмнең пай җирләренә хуҗа була.
– Ә икенче вариант нинди очракта гамәлгә ашырыла?
– Алты ай эчендә бу эшләр эшләнмәсә, варис ул пай җиренә хуҗа булу өчен судка мөрәҗәгать итәргә тиеш була. Законда шулай каралган. Шулай итеп кенә ул җиргә таныклык ала ала. Мәшәкатьлерәк юл, әмма моны эшләп була һәм эшләргә кирәк тә.
– Димәк, аңлавымча, сез әйткән рәсмиләштерелмәгән пай җирләре нигездә төрле елларда вафат булган кешеләр исемендә булып чыга?
– Әйе, нәкъ шулай. Мирас булып күчмәгән пай җирләренең исемлеге билгеле, аны һәр авыл Советы авыл биләмәсендә төзеделәр. Өйдән-өйгә кереп, варисларны ачыклап, аларга үз хокуклары турында аңлатып йөрделәр. Кешеләр бу хакта белә. Хәзер кайберләре ул җирләрне рәсмиләштерү өчен документлар җыя да башлады инде. Әмма әлегә бу эшкә  бик аз кеше тотынды.
—Әгәр  ул җирләрнең киләчәктә дә хуҗасы табылмаса, ул чагында мәсьәлә ничек хәл ителәчәк?
—Законда каралганча, ул чагында югарыда әйтеп үткәнемчә, бу пай җирләре урындагы үзидарә власть органына күчәчәк. Ә аның процедурасы түбәндәгечә. Тәүдә вафат булган пай җире ияләренең  исемлеге төзелә, аннары  бу пайчыларга бүленгән җирләрне муниципаль милеккә күчерү турында хәбәр район гәзитенә, мәгълүмат сайтларына куелачак. Өч ай үткәннән соң барлык пайчыларның гомум җыелышы үткәрелергә тиеш, анда шушы вафат булган кешеләрнең  исемлеге раслана. Әгәр өч ай дан соң да  андый җыелышлар  үтмәсә, урындагы үзидарәлек органы үзе шушы исемлекне тәсдыйкъ итә дә, күрсәтелгән хуҗасыз җирләрне муниципаль милеккә алуны сорап судка мөрәҗәгать итә. Суд карары нигезендә хуҗасы  булмаган әлеге пай җирләрен урындагы үзидарәлек власте органы теркәү палатасы аша үз  исеменә рәсмиләштерә – таныклык ала. Аннары закон нигезендә үзенеке дип танылган бу җирләрне куллану өчен хуҗалыкка кулланылышка бирә.
—Нинди киңәшләр бирер идегез?
—Әгәр дә мирас булып күчмәгән пай җирләренә тиз арада хуҗа табылмаса, ягъни закон буенча рәсмиләштерү, яңа хуҗага күчерү, теркәлү үтмәсә, варислар ул җиргә хокуктан мәхрүм калачаклар, ә андый участоклар, әйткәнемчә, муниципаль милеккә күчәчәк. Шуңа күрә ва-кытны сузмыйча ашыгыгыз, әле соң түгел! Аңлашылып бетмәгән сораулар булса, авыл Советы авыл биләмәсе хакимиятләренә мөрәҗәгать итегез!
Рәшит Вахитов әңгәмәләште.
Просмотров: 955 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Ноябрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск