Воскресенье, 05.05.2024, 17:11

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Ноябрь » 18 » “Алга” тайпылышсыз алга бара
12:21
“Алга” тайпылышсыз алга бара
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен "Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы хезмәт ияләре дә зур хезмәт күтәренкелеге нәтиҗәсендә яуланган сизелерлек уңышлар белән каршы алды. Биредә көнне-төнгә ялгап эшләүче игенче механизаторлар, фидакарь эшләүне алга алган булдыклы терлекчеләр, бөтен осталыкларын, белем һәм сәләтләрен уртак максатка – хуҗалыкта эшчәнлекне яңа биеклекләргә әйдәүгә багышлаган белгечләр, җитәкчеләрнең берлектәге хезмәте нәтиҗәсендә ирешелгән үрләр сөендерерлек.
Ел башыннан алып терлекчелек продукциясе җитештерүне тотрыклы алып баруда, әлбәттә, беренче чиратта турыдан-туры малкайлар белән эшләүчеләрнең хезмәт өлеше зур. Савучылар үзләренә беркетелгән сөтлебикәләрне сабый баладай тәрбияләде, терлекчеләр исә аларның даими азыктан өзелмәвен тәэмин итәргә омтылды. Зооветериная белгечләре төрле чирләрдән курчалау, вакытында тиешле профилактик вакциналар кертү, мал азыгын витаминнар белән баету, сыер малларының вакытында каплатылуын һәм сәламәт яшь үрчем алуны тәэмин итүне төп бурычы итеп үтәде. Кышлату чорын имин үткәреп, җәйләүгә чыгарылгач та, ферма каралтылары яхшылап ремонтланылды, тиешле механизмнар каралды-көйләнде, дезинфекцияләү, агарту-буяу эшләре башкарылды. Вакыты җитү белән маллар яңадан кураларга кайтты һәм кышлату чоры башланып китте.
Хуҗалыктагы өч товарлыклы-сөтчелек фермасында да, алда билгеләп үтелгәнчә, үз эшенең чын осталары тупланган. Беренче санлы Тозлыкуш фермасында (мөдире – Эдуард Җәләев, ветеринар фельдшер Марат Йосыпов, ясалма орлыкландыру операторы Вазих Фәтыйхов) узган ун айда һәр сыердан уртача 4765 әр килограмм сөт савып алынды. Фәнәзия Гарифуллина төркемендәге   (терлекчесе Малик Таюпов) сөтлебикәләрнең һәркайсы уртача 6181әр килограмм сөт бирде, Гания Ильясова (терлекчесе Рәфит Мифтахов) төркемендәгеләрдә бу күрсәткеч 5865 килограмм булды. Данис Тимерханов үз төркемендәге бозауларның тәүлеклек артымын 550 грамм тәэмин итте. Ат караучы Николай Матвеев 32 колын алды. Башка хезмәткәрләрнең дә фидакарьлеге бәхәссез.
Самат Хәкимов җитәкләгән (ясалма орлыкландыру технигы Клара Габдрәфыйкова) Сыерышбаштагы икенче санлы товарлыклы-сөтчелек фермасы коллективында уңышлар тагын да зуррак. Ун айда биредә уртача савым күрсәткече 5955 килограмм булды. Савучы Гөлназ Зәйнуллина ( терлекчесе Илсур Килмәмәтов) үз төркемендәге малларның һәркайсыннан уртача 7610 килограмм сөт савып алуга иреште, Эльза Саматованың (терлекчесе Әзиф Арсланов) күрсәткече 5778 килограмм тәшкил итте. Эмма Бикмурзина тәрбияләгән бозаулардан тәүлегенә 517шәр грамм артым алынды. Фирдәвис Гәрәев һәм Тимерҗан Гәрәев карамагындагы таналарның һәркайсы тәүлегенә уртача 660 граммга көрәя төште.
Риф Әбелкарамов кул астындагы өченче санлы Яңа Мортаза сөтчелек фермасында (ветфельдшеры Миләүшә Дәүләтова) уртача савым 4555 килограмм булды. Алдынгы савучы Минзия Госманова (терлекчесе Илдар Дәүләтов) үзенә беркетелгән малкайларның һәркайсыннан 4958әр килограмм сөт савып алды. Алина Еникеева тәрбияләгән төркемдәге һәр бозауның тәүлеклек артымы 610 грамм тәшкил итте.
Беренче бригадада (Таскаклы авылы) ферма мөдире Самат Хәбибуллин кул астында үстерү төркемнәрендәге бозаулар тәрбияләнә. Биредә терлекчеләр Динар Шигаев, Рамил Даутов һәр бозауның тәүлеклек артымын 629 граммга җиткерделәр.
Игенчелек тармагы – хуҗалык икътисадын тәшкил итүче шулай ук иң мөһим факторларның берсе. Механизаторларыбыз, барлык белгечләребезнең уртак тырышлыгы белән җир мәйданнары яхшылап эшкәртелеп, үз вакытында чәчү үткәрелде.
Үсентеләрне тәрбияләү – химик утау, гербицидлар белән эшкәртү дә уңай нәтиҗәләрен бирде. Быел чагыштырмача уңай килгән елда шулай күмәк тырышлык нәтиҗәсендә ярыйсы гына уңыш җыеп алдык. Бөртекле культуралардан уҗым арышының гомум җыемы 20365,20 центнер, язгы бодай 24057,21 центнер, арпа 25516,1 центнер, солы 1289 центнер, карабодай 5081,
20 центнер, көнбагыш 3247 центнер, тары 213 центнер булды. Татлы тамырны 1349,3 тонна казып алып, эшкәртү пунктларына озаттык. Мал кышлату чорына барлыгы 1693,5 тонна печән, 3547 тонна салам, 9124 тонна сенаж, 16048 тонна силос хәзерләнде. Игенчеләребезнең хезмәте мактауга лаек. Комбайнчылардан Илшат Сафиуллин 17200,27 центнер, Владик Хаҗ
ипов 15311,19 центнер, Расих Нуриев 14801,72 центнер ашлык суктырып алдылар. Водительләр Рөстәм Казыйханов барлыгы 24665,3 центнер, Раил Сәлимов 20615,3, Рим Сәлимов 9950,3 центнер бөртек ташыды.
Туңга сөрүдә Радим Еникеев (1357 гектар, "Джон-Дир”), Ирек Сәлимов (421 гектар, "БДМ”), Наил Кәбиров (353 гектар, "ВТ-150 ДБ”) ал бирмәде. Мал азыгы хәзерләүдә "Полесье” комбайннарында Лотфрахман Хафизов 18129 тонна, Айнур Ханнанов 9181 тонна 
яшел масса урды. Базлау урыннарына аны водительләр Динар Мохтаров 4778 тонна, Хәдис Хәбиров 6014 тонна, Рамил Мостафин 5243 тонна ташыды.
Механизаторлар Галләметдин Хафизов 22996 центнер, Флүр Хәсәнов 19648 центнер салам эскертләде. Киләсе ел уңышын хәстәрләп, Радим Еникеев ("Джон-Дир”, 753 гектар) белән Камил Галимов ("Т-150”,  420 гектар) уҗым арышы чәчте.
Менә шушы күрсәткечләргә ирешүне хуҗалык рәисе Рушан Гайсин кул астында белгечләребез – баш инженер Илдар Гәрәев, баш агроном Фәнил Маннанов, баш энергетик Фәнис Маннанов, баш зоотехник Илдар Төхбәтуллин, хуҗалык рәисенең мал азыгы хәзерләү буенча урынбасары Илшат Йосыпов, бригадирлар Рәфис Галәветдинов (Таскаклы), Венер Мохтаров (Тозлыкуш, Яңа Мортаза), Самат Хәкимов (Сыерышбаш), агроном Рәфис Закиров һәм башкаларның тырышлыгы тәэмин итте.
"Алга” хуҗалыгы киләчәктә дә алга куелган максатларны үтәү юлыннан тайпылышсыз алга барачак.
Зөлфия Маннанова, 
хуҗалыкның баш бухгалтеры.
Просмотров: 591 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Ноябрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск