Воскресенье, 05.05.2024, 13:56

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Ноябрь » 18 » “Наркотикларсыз тормыш” темасы – түгәрәк өстәл артында
12:29
“Наркотикларсыз тормыш” темасы – түгәрәк өстәл артында
8 ноябрьдә район мәдәният йортында "Наркотикларсыз тормыш” дип аталган «түгәрәк өстәл» үткәрелде. Биредә наркотикларга каршы көрәш комиссиясе сәркатибе Светлана Шакирова, район үзәк дәваханәсенең табиб-методисты Урал Ирназаров, 85 санлы һөнәрчелек лицее директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Тамара Килмәтова, Бөре кооператив техникумының Чакмагыштагы филиалы директоры Рәмзия Кашапова, муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре буенча һәм спорт  комитеты рәисе Илшат Әрдәширов, районның имам-мөхтәсибе Галим Шакиров, яшьләр үзәге директоры Индира Гәрәева, авыл Советы авыл биләмәләренең яшьләр эшләре белгечләре, мәктәп вәкилләре катнашты. 
Утырышны яшьләр үзәгенең педагог-оештыручысы Илмира Вәлиева алып барды. Психолог Ләйсән Ханова тәмәке, алкоголь һәм наркотик куллануга  китерүче сәбәпләр хакында сөйләп үтте.  Алар  — гаиләдә булган каршылыклар, бер-береңне аңламау, ачыктан-ачык сөйләшмәү, җавапсыз мәхәббәт, күңелдәге бушлык, киләчәккә өмет югалту, җәмгыять тәэсире һәм башкалар...
Үзәк район дәваханәсенең табиб-методисты Урал Ирназаров наркотикларның кеше организмына һәм психикасына җимергеч тәэсире, әкренләп үлемгә китерүе хакында сөйләде. Соңгы вакытта сатуда барлыкка килгән аз никотинлы тәмәкеләрнең зыяны, кеше организмына алкоголь эчемлекләренең тәэсире хакында да байтак мәгълүмат китерде. 
Районның имам-мөхтәсибе Галим Шакиров "Ислам диненең наркоманиягә карата булган мөнәсәбәте” дигән темага чыгыш ясады. Ул  балага тәрбия бирүдә гаиләләрнең роле, ата-ана һәм бала мөнәсәбәтләренә басым ясады. Тәмәке, алкогольле эчемлекләр кулланган кеше генә түгел, аны алып кайтучы, саклаучы һәм сатучы да ләгънәт ала, дип аңлатты ул. Имам-мөхтәсиб чыгышын "Кая барасың, кеше?” шигыре белән тәмамлады. 
Яшьләр наркотик матдәләр кешене нинди куркыныч үлемгә китергәнен тасвирлаган видеосюжет карады. Аннары яшьләр үзәге директоры Индира Гәрәева өстәл артында утыручыларга алдан әзерләнгән  кәгазьләргә теркәлгән фикер-җөмләләрне таратып, аларны укып, аңлатма бирүләрен сорады. Яшьләрнең һәммәсе наркотикларга карата булган фикерләрен җиткерде. 
Утырышта катнашучылар түгәрәк өстәл барышында барлыкка килгән сорауларын бирде. Имәнлекул авыл Советы авыл биләмәсенең яшьләр эшләре белгече Әлфия Камалова: " Миңа Уфага барырга туры килгән иде. Маршрут автобусында бер төркем кызларны  күреп, аларның үзара сөйләшкәннәрен ишетеп калдым. Алар: "Чыгарылыш кичәсендә сыйныф белән кальянга заказ биргән идек, шундый рәхәт булды”, — диештеләр. Урал Ирназаров наркотикның бу төре хакында җентекле сөйләде.
Соңгы вакытта шундый күренешләр күзәтелә: урамда күз алмалары зурайган, исерек кеше кебек селкенеп йөргән яшьләр очрый, ә үзләреннән аракы исе килми. Бу, һичшиксез, аларның ниндидер матдәләрдән ясалган "үлән” тартуы хакында сөйли.  Сак булыгыз, балаларыгыз, гаилә әгъзаларыгызны наркотик кебек афәттән курчалап калыгыз!
Лиана Ханмурзина.  

Просмотров: 1992 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Ноябрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск