– Әлеге факт буенча шуны белдерә алам: узган гасырның сиксәненче елларында чит төбәкләрдән килгән төзүчеләр тарафыннан төзелгән Югары Аташ клубы, нык искерү сәбәпле, авария хәлендә калды. Шушы еллар эчендә ул бөтенләй каралмады диярлек түгел, әлбәттә – шактый күләмдә чыгымнар тотынылып, даими ремонтланылды һәм һәрвакыт эш хәлендә тотылды.
Ләкин еллар үзенекен итми калмаган – бүген бинаның нигезе какшаган, стенасы аерылып бара һәм иртәме-соңмы аның бөтенләй җимерелеп төшү ихтималы бар. Мондый казаның анда кешеләр күмәк-ләп җыелган чара барышында килеп туу ихтималлыгын күзаллап, муниципаль район хакимияте тарафыннан авыл клубын вакытлыча мәктәпнең спорт залына күчереп тору турында карар ителде. Укучы балалар саны азаю сәбәпле, бүген мәктәп бинасында буш мәйданнар бар һәм анда шулай ук китапханә белән фельдшер-акушерлык пунктын да, балалар бакчасын да сыендыра алдык. Почта элемтәсе бүлекчәсе әлегә клуб бинасында кала, аны да язга кадәр башка урын табып күчерү мәсьәләсен хәл итәчәкбез. Ә менә саклык банкы бүлекчәсенә килгәндә, район үзәгендәге үзәк офистан махсус күчмә төркем авто-машинада билгеләнгән көннәрдә килеп хезмәтләндереп торачак, бина табылгач, әлбәттә, аларны да сыендырыр урын турындагы мәсьәләне хәл итәчәкбез.
Социаль-мәдәни объектларның бер түбә астында урнашуы бүген тоташ илебездә, шул исәптән республикабыз һәм районыбызда да яңалык түгеллеге күпләргә мәгълүм. Бу, бердән, икътисади яктан отышлы булса (җылыту, яктырту, башка хезмәтләндерү төрләренә шактый азрак акча тотыныла), икенчедән, кешеләр өчен дә уңайлы: берьюлы китапханәдә дә, шәфкать туташында да булып, мәктәптә яки балалар бакчасында балаларыңны (оныкларыңны) да күреп кайтып була һәм башкалар.
Спорт залы булмагач, яшь буынны сәламәт итеп тәрбияләү мәсьәләсе ничек хәл ителер, дигән сорауга без мәктәптәге спорт мәйданчыгының да, хоккей тартмасының да даими эшләячәген вәгъдә итәбез. Физкультура дәресләрен үткәрү мәсьәләсе дә кискен тормый – урын бар, яшьләрне спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү өчен дә, югарыда әйтелгәнчә, шартлар җитәрлек.
Авылның киләчәгенә шик туасы юк: ул яшәячәк һәм моның өчен бөтенесе дә эшләнәчәк. Әйткәндәй, быел гына да Яшьләр урамында бер чакрым арада юл өслеге күтәртелеп, ком-таш җәеп ти-гезләнелде, бөтен урамнардан автогрейдер үткәрдек. 300 метр арада суүткәргеч яңартылды. Мәктәп урамында да "Агро-техтрансремонт” предприятиесе ярдәме белән 60метр арада суүткәргеч системасын капиталь ремонтлыйбыз. Су туплау өчен өр-яңа башня урнаштырдык, урамда яктылык бар, фонарьлар өч авылга йөздән артык яна, киләчәктә тагын да күбрәк булачак.
Югары Аташта гына түгел, Имәнлекулда һәм Җәмәйдә дә төзекләндерү эшләре туктап тормый. Әйтик, Имәнлекулда быел өр-яңа суалгыч башня куелып, 1500 метр суүткәргеч линиясе яңартылды. Җәмәйдә алдагы елда су алу коелары казу планда тора, башка эшләр дә башкарылачак. Гомумән алганда, күмәкләп тотынганда, өстәвенә халыктан вакытында түләүләр кереп торганда бөтен мәсьәләләр дә хәл ителерлек.
Фәнис Әмирханов
язып алды.