Воскресенье, 05.05.2024, 20:57

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Ноябрь » 8 » Наркоманиягә – ныклы киртә куеп
13:46
Наркоманиягә – ныклы киртә куеп
30 октябрьдә муниципаль район хакимиятендә Башкортстан Республикасының Чакмагыш районы наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы  утырышы булды. Анда әлеге комиссия сәркатибе Светлана Шакирова,  мәдәният бүлеге начальнигы Руслан Фазлыев,  үзәк район дәваханәсенең баш табибы Салават Гыйззәтуллин, муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре һәм спорт буенча комитеты рәисе Илшат Әрдәширов,  үзәкләштерелгән  китапханәләр системасы директоры Эльвира Газизова,  "Игенче” гәзите баш мөхәррире Фәнис Әмирханов, район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Илдар Шәйхетдинов  катнашты.  Утырышны муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Крюков алып барды. 
Комиссия утырышы барышында агымдагы елның 9 аенда  наркотикларның законсыз әйләнеше белән көрәш оештыру эшчәнлегенә анализ ясалды. Бу хакта район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Илдар Шәйхетдинов сөйләде. Ул шулай ук агымдагы елның 28 маеннан башлап 1 октябренә кадәр үткәрелгән оператив-профилактик "Мәк” операциясе нәтиҗәләре белән таныштырды. 
Районда наркомания, тәмәке тарту һәм эчкечелекне профилактикалау максатында айлык үткәрү хакында муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре һәм спорт буенча комитеты рәисе Илшат Рәфил улы Әрдәширов сөйләде. Ул бу максатта тормышка ашырылучы төрле чаралар, конкурслар турында әйтеп үтте. 
Район үзәк дәваханәсенең баш табибы Салават Зәки улы Гыйззәтуллин наркотиклы матдәләрне законсыз кулланучыларны ачыклау максатында гомум һәм башлангыч һөнәри белем бирү учреждениеләре арасында үткәрелгән ирекле тест нәтиҗәләре белән таныштырды. Бу чараны үткәрү өчен махсус план тө-зелгән, тест үтү хакында ата-аналар җыелышларында, сыйныф сәгатьләрендә аңлатулар үткәрелгән. 
Наркотиклар  кулланучыларны экспресс-тест үткәрү нәтиҗәсендә ачыклау – шушы яман гадәткә тартылучыларны башлангычында ук белеп калып, чиргә әверелеп китүенә юл куймау, шуның белән чәчәктәй гомерләрен иртә кыелудан саклап калу чарасы. 2012-2013 уку елында  барлыгы 322 кеше тест сорауларына җавап биргән, шуларның 230ы – урта һәм тулы булмаган урта мәктәпләр, гимназия укучылары, 34е – Бөре кооператив техникумының Чакмагыштагы филиалы талиплары, 58е – 85 санлы һөнәрчелек лицеенда белем алучылар.  "Наркотиклардан явыз нияттә файдалану һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш программасы”н гамәлгә ашыру максатында тестлар сатып алуга урындагы бюджеттан 42000 сум акча бүленгән. Тест нәтиҗәләре буенча наркотик кулланучылар ачыкланмаган.
 "Игенче” гәзите редакциясенең баш мөхәррире Фәнис Фидан улы Әмирханов наркоманияне профилактикалау мәсьәләләрен киңкүләм мәгълүмат чаралары  аша хәл итү, үтемле мәкаләләр ярдәмендә һәр кешегә тәэсир итү юллары, бу максатта халык белән ныклы эш алып барылуы хакында җентекләп сөйләде. 
Наркотикларга каршы көрәш комиссиясе сәркатибе Светлана Фларис кызы Шакирова " 2010-2014 елларга Башкортстан Республикасында наркотиклардан явыз нияттә файдалану һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш программасы”на кертелгән үзгәрешләр хакында әйтеп үтте. Ул комиссия әгъзаларын Русиянең наркотикларга каршы көрәш буенча дәүләт комитеты рәисе В.П.Ивановның чыгышы белән таныштырып үтте. 
Наркотикларга каршы көрәш программасы буенча районда эш планы расланган. Бу мәсьәләләр комиссия утырышларында, мәктәп директорлары киңәшмәләрендә күтәрелә. Район мәктәпләрендә директорлар, аларның тәрбия эшләре буенча урынбасарлары, социаль педагоглар, психологлар, сыйныф җитәкчеләре катнашлыгында җыелышлар үткәрелә. Районыбызда замән афәтенә каршы  күп төрле тәрбияви чаралар күрелә. 
Лиана Ханмурзина.

Просмотров: 558 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Ноябрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск