Понедельник, 29.04.2024, 22:57

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Июнь » 10 » Китап сөючеләр игътибарына!
08:29
Китап сөючеләр игътибарына!
Җәй – отпуск  hәм каникуллар вакыты. Ямьле җәй көннәрендә барыбыз да мөмкин кадәр күбрәк вакытны саф hавада, табигать кочагында уздырырга тырышабыз. Шуңа да былтыр шушы  айларда Чакмагыш үзәк китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан ачык hавада – район мәдәният йорты  алдында җәйге уку залы оештырылган иде. Быел да без үзебезнең китап сөюче дусларыбызны 11 июньнән 29 августка кадәр шул ук урында (Тынычлык урамы, 28 адресы буенча)  сишәмбе hәм пәнжешәмбе көннәрендә уку залында көтеп калабыз. Өлкәннәр китап-журналлар белән танышкан арада, балаларыгыз, оныкларыгыз пазл, лото, шашка  hәм башка өстәл уеннары белән файдалы вакыт уздыра, хәрәкәтчән һәм интеллектуаль уеннарда катнашып, куңелле ял итә ала. Шулай ук без сезнең ялыгызны төрле кызыклы чаралар белән дә бизәп торырбыз: викториналар, сәнгатьле уку, әдәби кичәләр, экологик сәгатьләр һәм башкалар – болар барысы да сезнең күңелегезгә хуш килер hәм җәйге ялыгызны тагын да ямьләндереп жибәрер, дип уйлыйбыз. Хөрмәтле әти-әниләр, балалар, яшьләр, нәнәйләр-картәтәйләр! Ялыгызны файдалы итеп үткәрәсегез килсә, ачык hавада оештырылган безнең уку залына рәхим итегез!  Җәйге уку залы сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә сәг.16.00дан 19.00 сәгатькәчә сезнең өчен эшли.
  11 июньдә сәгать 11 дә барлык райондашларны hәм җәйге ялга кайтучы кунакларны  җәйге уку залы  ачылуга багышланган  «Китап битләрендә – кояш» дип исемләнгән бәйрәм программасына чакырабыз.
Илсөяр Гайсина, китапханәче.

Просмотров: 700 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июнь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск