Понедельник, 29.04.2024, 22:01

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Июнь » 10 » Кеше гомерен саклау өчен
08:30
Кеше гомерен саклау өчен
Су коену сезоны җитте. Җәйге эссе көннәрдә кешеләр елга, буа янына ашыга, су коена. Әмма кайчагында суга керү шатлык-куаныч урынына кайгы-хәсрәт тә алып килергә мөмкин. Ел саен батып үлү очраклары булып тора. Фаҗигаләр, бәхетсезлек очраклары булмасын өчен гади генә кагыйдәләрне төгәл үтәргә кирәк.
Район биләмәсендә урнашкан сулыкларда күмәкләп ял итү урыннарында халыкның иминлеген тәэмин итү максатында муниципаль район хакимияте "Сулыкларда кешеләр гомерен саклап калу буенча чаралар турында” махсус карар кабул итте, шушы мәсьәлә буенча чаралар планын раслады, аларны үтәү буенча тәгаен җаваплы кешеләр билгеләнде.
Үз биләмәләрендә сулыклар булган авыл биләмәләре башлыкларына сулыклардан файдаланучылар белән берлектә сулыкларны файдаланганда халыкның иминлеген тәэмин итү буенча чаралар күрергә, халыкның күмәк ял итү урыннары өчен җир участогы бүләргә һәм коткару постын җиһазларга кушылды. Тыелган урыннарда су коенуны тыярга, анда кисәтү һәм тыю билгеләре куярга, диелә әлеге карарда.
Быелга халыкның су буенда күмәк ял итү урыннарын әзерләү өчен җаваплылар билгеләнде. Чакмагыштагы буа өчен Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Р.Р.Мөхтәруллин, Иске Бәшир авылы буасы өчен Бәшир авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Р.Җ.Вәлиева, Имәнлекул буасы өчен хакимият башлыгы Р.Р.Тимерханов, Калмашбаш буасы өчен хакимият башлыгы Р.Х.Хөсәенова, Тозлыкуш, Сыйрышбаш, Каразирек авылларындагы буалар өчен Тозлыкуш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Р.Р.Латыйпов җаваплы. Мәгариф бүлегенә (М.Җ.Нәбиева) "Хәвефсез тормыш нигезләре” курсын уку программасы кысаларында, шулай ук балалар белән җәйге савыктыру чорында укучыларны суда дөрес итеп эш итә белергә өйрәтү буенча өстәмә укыту-өйрәтүләр үткәрергә кушылды. Район эчке эшләр бүлегенә су коену сезоны вакытында кешеләрнең күмәк ял итү урыннарында җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итәргә, спиртлы эчемлекләр куллануга юл куймаска, хокук тәртибен бозучыларга карата тиешле чаралар күрергә тәкъдим ителде.
Башкортстан Республикасы Экология министрлыгының Нефтекама территориаль идарәлеге дәүләт инспекторына (Р.Р.Газизов) елга һәм буа буйларында халыкның күмәк ял итү урыннарында рейд тикшерүләре үткәрергә, сулыкларның пычрануын, биләмәләрнең чүпләнүен, рөхсәт ителмәгән машина кую урыннарын һәм автотранспортны юу, рөхсәтсез агач кисүләрне булдырмау өчен чаралар күрергә тәкъдим ителде. 

Просмотров: 577 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июнь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск