Вторник, 30.04.2024, 02:51

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Июнь » 10 » Кешеләр мәнфәгатьләре – игътибар үзәгендә
08:58
Кешеләр мәнфәгатьләре – игътибар үзәгендә
Җәмгыятебездә янәшәдә яшәүче төрле катлам вәкилләре өчен бердәй тормыш шартлары оештыруны эшчәнлегебездә иң өстенлекле юнәлеш итеп исәплибез. Русия Федерациясе  һәм Башкортстан Республикасы законнарын тайпылышсыз үти барып, БР Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының Дүртөйле районы һәм шәһәре буенча идарәлегенең Чакмагыш районындагы бүлекчәсе хезмәткәрләре алларына куелган бурычларны җиренә җиткереп башкара. Коллективыбыз зур түгел, биредә һәркайсы кимендә 10 ел эшчәнлек стажына ия изге йөрәкле, мәрхәмәтле, кешеләрнең хәленә керә белүче 10 хезмәткәр тупланган. Эшчәнлегебез, әйтүемчә,  халыкның аерым катламы  вәкилләренә – 12,5 меңнән артык аз тәэмин ителгән  гаиләләргә, ветераннарга, инвалидларга лаеклы тормыш шартлары булдыруга бәйле. Бу җәһәттән һәр көнне шундый гражданнар белән тыгыз мөгамәләле бәйләнештә  законда билгеләнгән тәртиптә социаль реабилитацияләү чаралары күрелә, мохтаҗларның бер генә үтенеч-мөрәҗәгате дә игътибарсыз калдырылмый.
Төрле пособиеләр, субсидияләр һәм башка түләүләр мохтаҗ катлам вәкилләренә вакытында барып җитсен өчен һәркемнән осталык тәлап ителә торган хезмәтебездә башлыча күптәннән сыналган, халык белән эшләүдә зур  тәҗрибә туплаган  белгечләр мәшгуль. Эшебезнең үзенчәлекле ягы шунда: һәр кеше туган  мәленнән алып якты дөньядан киткәнгә кадәр игътибарыбыз үзәгендә тотыла. Төрле  характерлы, язмыш  сынауларына дучар булган кешеләр белән эшләүдә, әлбәттә, һәркайсыбыздан һөнәри осталык, игътибарлылык, нәзәкатьлелек, миһербанлылык һәм шәфкатьлелек таләп ителә, ә бездә нәкъ шундый күркәм сыйфатка ия белгечләр тупланган, дип әйтә алам.
Һөнәри  бәйрәмебез уңаеннан, форсаттан файдаланып, Социаль хезмәткәрләр көне белән барлык хезмәттәшләремне ихлас йөрәктән тәбрик итәм. Бүгенге бәйрәм ярдәмгә, игътибарга мохтаҗ кешеләр проблемаларына битараф кала алмаган, аларга һәрвакыт ярдәмгә әзер торучыларны берләштерә. Безнең эшчәнлегебезгә районыбызда  яшәүчеләрнең иминлеге, иртәгәге көнгә ныклы ышанычы бәйле. Һәркайсыбызның һөнәри осталыгы, белеме һәм бай тормыш тәҗрибәсе алдыбызга куелган бурычларны тайпылышсыз үтәргә ярдәм итә.
Һәммәгезгә ихлас йөрәктән  ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, яңадан-яңа хезмәт уңышлары телим.
Ильвера Шәймөхәммәтова,
Хезмәт һәм халыкны социаль яклау  
идарәлегенең Чакмагыш бүлекчәсе начальнигы.

Просмотров: 511 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июнь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск