Вторник, 30.04.2024, 02:39

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Июнь » 10 » Сөт елгалары саекмас!
08:56
Сөт елгалары саекмас!
Машина белән сыер саву операторларының XXVII нче район конкурсы "Базы” авыл хуҗалыгы кооперативының Иске Почкак сөтчелек фермасы җәйләвендә үткәрелде. Ярышның баш судьясы – муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге баш зоотехнигы Алмаз Венер улы Камалов бәйгедә катнашучы машина белән сыер саву операторларын, лаборанткаларны, судьяларны, шулай ук хуҗалыкларның зооветбелгечләрен, "Базы” кооперативы хезмәткәрләрен терлекчеләр бәйрәме белән тәбрикләде һәм матур теләкләр теләде. Аннары котлау сүзе белән муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Ригат Нурый улы Хаҗиев чыгыш ясады.– Һәр ел саен районда һөнәри бәйрәмнәр үткәрелә. 31 майда ясалма орлыкландыру техниклары конкурсы үтеп, анда белгечләр үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Бүген биредә, Иске Почкак сөтчелек фермасының җәйге лагеренда, сезнең осталыгыгыз сыналачак.
Районның терлекчелек тармагы  республикада алдынгылар исәбендә. Без әлеге вакытта тулаем сөт җитештерү буенча республикада беренче урында барабыз. Хуҗалыкларның финанс торышы сөт җитештерүгә турыдан-туры бәйле. Районыбызда терлекчелек тармагы ныклы үсеш алган икән, моңа сезнең фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсендә ирешелде. Сезнең тырышлык аркасында район икътисады яхшыра, тормышыбыз тагын да җитешрәк була бара. Һәр көнне иртә таңнан фермага эшкә ашыгучы кеше авылда сез – савучылар. Тынгысыз һәм игелекле хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә! – диде ул һәм ярышта катнашучыларга, хезмәт бәйрәмен  оештыручыларга, башка иптәшләргә сәламәтлек, бәхет, иминлек, уңышлар теләде.
Юмаш авыл Советы авыл биләмәсе хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Марсель Марат улы Камалетдинов белән "Базы” кооперативы рәисе урынбасары Айрат Әнсаф улы Йосыпов та конкурста катнашучы хезмәт алдынгыларына ихлас котлау сүзләре әйттеләр. Айрат Әнсаф улы хуҗалыкның терлекчелек тармагы белән кыскача таныштырып үтте. Язгы кыр эшләре уңышлы тәмамланган, мал кышлату төгәлләнгәч тә, алар җәйге лагерьларга күчерелгән. Барлыгы 21 көтү оештырылган, шуның сигезе савым сыерлары көтүе, калганнары — яшь малларныкы. Маллар иртә таңнан караңгы төшкәнче яланда йөртелә. Быел көтүлекләрдә үләннең куе, биек булып  үсүе маллардан продукция алуга уңай йогынты ясый. Ел башыннан кооператив буенча һәр сыердан 2832 килограмм сөт савылган. 996 баш бозау алганнар. Әлеге вакытта көн саен 36 тонна сөт җитештерелә. Уртача көндәлек савым 21 килограмм тәшкил итә. Сөтнең сыйфаты югары, ул югары сортлы итеп сатыла. Кооператив фермаларында кышкы чорга әзерлек бара. Маллар җәйләүгә чыккач та биналарны, утарларны ремонтлау, тирес чыгару башланган, әле мал азыгы хәзерләүгә керешкәннәр.
Савучыларның район бәйгесен биредә үткәрү очрак-лы түгел. Терлекчелек фермалары коллективлары сөт җитештерү буенча елдан-ел зур уңышларга ирешә. Аерым савучыларның эш күрсәткечләре сокланырлык. Ярыш әләмен узган елгы конкурста җиңүчеләр Рәсимә Рахманова белән Мәликә Фәхретдинова күтәрде.
Районның 31 алдынгы савучысы арасында беренчелек өчен көрәш башлады. Конкурста җиңеп чыгу өчен бик нык тырышырга туры киләчәк. Финишка җитү өчен берничә этапны үтәргә кирәк. Беренче этапта саву аппаратын сүтү һәм җыю, икенчесендә сөтнең сыйфатын билгеләү, өченчесендә сыер саву, дүртенчесендә теоретик әзерлекне тикшерү каралган. Беренче-өченче этапларда иң кыска вакыт эчендә һәр операцияне төгәл башкару таләп ителә. Теоретик белем билет ярдәмендә тикшерелә, сорауларга дөрес җавап бирүче иң югары балл ала. Сөтнең сыйфатын дөрес итеп билгеләүче дә шулай ук югары баллга лаек була. Менә шушы күрсәткечләрнең барысын да исәпкә алганнан соң, нәтиҗә ясала.
Ярышлар барган вакытта терлекчеләрнең эшләре белән кызыксынып тордым. Беренче карауга, саву аппаратын сүтеп җыюның бернәрсәсе дә юк сыман. Әмма бу эшне (биредә 18 төрле операцияне үтәргә кирәк) иң кыска вакыт эчендә билгеле бер тәртип белән, ялгышмыйча башкарып чыгу зур осталык һәм җитезлек таләп итә. Беренче булып "Үзәк” машина технология станциясенең Ташкалмаш сөтчелек фермасыннан килгән Владимир Ляпустин эшкә кереште һәм 3 минут 56 секунд эчендә аппаратны сүтеп җыйды. "Саву аппараты яңа, шуңа күрә шлангларны үз урынына куйганда вакытны күп ала”, – ди. Мондый мәртәбәле район ярышында икенче тапкыр катнашуы икән. Читтән авылга кайтып урнашкан, җиде ел инде сыерлар сава. Ә менә "Победа” кооперативыннан Мәликә Фәхретдинованың кулларына күз иярми, хәрәкәтләре төгәл, анык. Ул 3 минут 5 секунд дигәндә эшне тәмамлап та куйды.Судьялар бернинди кимчелек тапмадылар, шуңа күрә максималь 15 балл куелды. Мәликә ханым быел җиденче тапкыр бәйгедә катнаша. Узган елгы конкурста өченче урынны алган иде, быел да призсыз калмас, мөгаен. 15 ел савучы булып эшли, ел да яхшы күрсәткечләргә  ирешә. Узган елда ул һәр сыердан 5600 килограмм сөт савып алган, быел да эшләре әйбәт. Дөрес, агымдагы елда аңа таналар төркемен ышанып тапшырганнар. Яшь таналарны савым сыеры итеп әзерләүне теләсә кемгә бирмиләр. Һәрчак намус кушканча, үз һөнәрен чиксез яратып башкарган алдынгы савучы бу җаваплы бурычны да уңышлы үти.
Байбулат сөтчелек ферманың машина белән сыер саву операторы Илнурия Хисамова бу һөнәрне утыз ел башкара. Бик тә мәшәкатьле хезмәтенә тугрылык саклап, бүген дә яшьләргә үрнәк күрсәтеп эшли, матур нәтиҗәләргә ирешә. "Волга” кооперативыннан Фәнисә Мортазина егерме ел гомерен савучы һөнәренә багышлаган. Ул да Илнурия кебек ел да һөнәри конкурста катнаша икән. Алар кебек терлекчелектә күп еллар эшләүчеләр тагын да бар әле.
Судьялар арасында да тәҗрибәле белгечләр бар. Тәслимә Рәис кызы Халикова, мәсәлән, утыз елга якын район ветеринария станциясендә җаваплы вазифаны башкара. Районда һөнәри конкурс үткәрелә башлаганнан бирле судья итеп куялар үзен. Менә бүген дә сыерларны савуга әзерләү һәм саву барышын игъибар белән күзәтә, киңәшләр бирә. Соңыннан, кимчелекләре булса, әйтеп, тиешле балларны куя. Ә максималь бәһаның иң югарысы – 40 балл белән билгеләнә.
Лабораториядә көннең сыйфатын тикшерүгә судьялар – Чакмагыш сөт заводы химик-бактериологы Альфира Гыймаева белән лаборантка Валентина Захарова күзәтчелек итте. Алар һәр бәйгеченең эшен җентекләп күзәтеп тордылар һәм тиешле балл куйдылар.
Теоретик белемне "Элита” токымчылык предприятиесе директоры Эльвира Сабирова белән Ленин исемендәге кооперативның баш зоотехнигы Булат Зарипов тикшерелде.
Менә савучылар бәйгесенә йомгак ясар вакыт җитте. Машина белән сыер савучы операторлары арасындагы ярышта Ленин исемендәге кооперативтан Фәйрүзә Кудашева җиңүче дип табылды. Икенче урын "Победа” кооперативыннан Мәликә Фәхретдиновага бирелде. Өченче урынга Ленин исемендәге кооперативтан Рәсимә Рахманова чыкты. "Алга” кооперативыннан Гөлназ Зәйнуллина – дүртенче, җаваплылыгы чикләнгән "Байбулат” җәмгыятеннән Илнурия Хисамова бишенче урында. Алар Диплом һәм акчалата премия белән бүләкләнделәр.
Ел башыннан тулаем сөт җитештерү буенча иң югары күрсәкечләргә ирешүчеләр арасында да урыннар билгеләнде һәм ярышта җиңүчеләр акчалата бүләкләнделәр. "Базы” кооперативыннан Рәмзә Тангатарова беренче урынга чыкты. Җаваплылыгы чикләнгән "Бәхтизин” җәмгыяте савучысы Вәсимә Юмадилова икенче урынны алды. "Базы” кооперативыннан Рәсимә Ханнановага өченче урын бирелде. "Базы” кооперативыннан Фина Үзәнбаева – дүртенче, "Заря” кооперативыннан Фәнилә Булатова бишенче урында.
Ел башыннан һәр сыердан сөт савып алу буенча урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
Беренче урында – "Герой” кооперативыннан Гөлназ Хөрмәтуллина, икенче урында – "Базы” кооперативыннан Ләйсән Кәримова, өченче урында "Волга”дан Миләүшә Мансурова. 
Терлекчелек тармагындагы эш нәтиҗәләре буенча баш зоотехниклар һәм баш ветеринар табиблар арасында биш номинация буенча  урыннар билгеләнде.
"2012 елда зоотехник эшне оештыру буенча иң яхшы зоотехник” номинациясендә җиңүче итеп "Заря” кооперативы баш зоотехнигы Ильяс Йосыпов танылды.
"2012 елда иң яхшы зоотехник-селекционер” номинациясендә бу исемгә "Базы” кооперативы зоотехник-селекционеры Радмир Вахитов лаек булды.
"2012 елда һәр 100 сыердан иң күп үрчем алучы” номинациясендә "Үзәк” машина-технология станциясенең Хуҗин исемендәге бүлеге баш зоотехнигы Дамир Вәлиев җиңүче дип табылды.
"2012 елда терлекләрнең иң яхшы сакланышын тәэмин иткән өчен” номинациясендә "Базы” кооперативы баш ветеринар табибы Илдар Галин беренче булды.
"2012 елда һәр сыердан иң күп сауган өчен” номинациясендә "Герой” кооперативы баш зоотехнигы Марат Мофаззаловка беренче урын бирелде. Барлык төр номинация буенча җиңүчеләргә акчалата премияләр тапшырылды.
14 лаборант арасында барган бәйгегә дә йомгак ясалды. Беренче урын "Герой” кооперативында эшләүче Земфира Фәсхетдинова лаек булды. "Победа” кооперативыннан Земфира Арсланова икенче урынны алды. "Алга” кооперативыннан Фирдәвисә Заһидуллинага өченче урын бирелде. "Базы” кооперативы лаборанткасы Зөлфия Батырова – дүртенче, "Үзәк” машина-технология станциясенең "Знамя” бүлегеннән Вәсимә Баянова бишенче урынны алды.
"Машина белән сыер саву операторлары конкурсында иң яшь катнашучы” номинациясе буенча җаваплылыгы чикләнгән "Юлдаш” җәмгыятеннән Алеся Дәүләтшина бүләкләнде. Ә иң өлкән катнашучы призы "Үзәк” машина-технология станциясенең Хуҗин исемендәге бүлеге терлекчесе Резида Сәетовага бирелде.
Шушы көнне үзенең гомер бәйрәмен – туган көнен билгеләгән "Волга” кооперативыннан Фәнисә Мортазина да кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде. Кыскасы, бер генә бәйгече дә бүләксез калмады. Бәйге җиңүчесе 28 июньдә Туймазы районында үтәчәк республика конкурсында катнашып, районыбыз данын яклачак.
Конкурс барган вакытта һәм судьялар нәтиҗә ясаганда мәдәни-спорт чаралары да оештырылды.
Юмаш авыл Советы авыл биләмәсенә караган мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре, үзешчән сәнгать түгәрәгендә катнашучылар бик матур концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Күңелле музыка, моңлы җырлар, дәртле биюләр көнозын дәвам итте. Бу көнне шифалы яңгыр явып китүе дә кәефләрне күтәреп җибәрде.
Төрле спорт ярышларында да канаштылар кунаклар. 100 метрга йөгерүдә Гөлназ Хөрмәтуллинага тиңләшүче булмады. Ир-егетләр арасында Фәндәл Тангатаров иң җитезе булды. Аркан тартышканда "Базы” кооперативы командасы җиңде. Гер күтәрүдә Илдар Галин белән Ильяс Йосыпов иң көчлесе дип табылды. Хатын-кызлар арасында Татьяна Федорова гер күтәрүдә иң яхшы нәтиҗәгә иреште. Шашкида Ирек Тангатаров беренче урынны алды. Спорт уеннарын оештыручы – Митрә-Әюп мәктәбенең физкультура укытучысы Мөнәвир Каюмов беренче-өченче урыннарны алучыларга бүләкләр тапшырды.
Баш судья Алмаз Камалов соңыннан әлеге район конкурсына яхшы итеп әзерләнеп, аны югары дәрәҗәдә үткәргән "Базы” кооперативы хезмәткәрләренә, күңелле ял мизгелләре бүләк иткән үзешчән артистларга, тәмле ризыклар белән сыйлаган кооператив пешекчеләренә рәхмәт әйтеп, аларга да уңышлар теләде.
Ә мондый һөнәри конкурсны үткәрүнең өстенлекләре, файдасы бәхәссез. Үзара очрашу, аралашу, ярышу, бергәләп күңелле ял итү һөнәри осталыкны, белемне арттыра, тәҗрибә тупларга, үзара бердәмлекне, дуслык-татулыкны ныгытуга булышлык итә, алдагы көннәрдә нәтиҗәле хезмәткә дәртләндерә, яхшы кәеф, көч-куәт өсти.
Бу көнне зооветбелгечләр алдында ерактан килгән кунаклар – Түбән Новгород шәһәрендәге предприятие вәкиле Владимир Синяев, Татарстан Республикасыннан җаваплылыгы чикләнгән "ТАТ-СТП” предприятисе генераль директоры Ленар Фәсәхиев һәм "Простор” сәүдә йортының Башкортстандагы төбәк вәкиле Илгиз Шәрәфетдинов чыгыш ясады. Алар үзләре белән алып килгән продукция үрнәге белән таныштырдылар, үзенчәлеге турында тәфсилләп сөйләделәр. Хәзерге заман технологияләренә нигезләнеп җитештерелүче "Закваска-К” препараты сенаж һәм силос салганда кулланыла. Заквасканы силос салганда кушуның файдасы, өстенлекләре бәхәссез. Предприятие менә унике ел инде уңышлы эшли, аның продукциясе авыл хуҗалыгында киң кулланыла. Шулай ук сыер сауганга кадәр һәм сауганнан соң имчәкләрне эшкәртү приборы белән дә таныштырдылар кунаклар. Зооветбелгечләр савым сыерларының мастит белән чирләвен чикли торган бу приборның бик тә файдалы булуын билгеләделәр.
Рәшит Вахитов. 
Рәсемнәрдә: конкурстан күренешләр.
Гөлнур Хәлиуллина фотолары.

Просмотров: 1234 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июнь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск