Вторник, 30.04.2024, 02:31

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Июнь » 10 » Яңгыр явып торса да
08:59
Яңгыр явып торса да
5 июньдә Яңа Балтач авылы велосипед спортын сөючеләрне үзенә җыйды. Биредә 1998-2000 елларда туган малайлар һәм кызлар арасында ачык район беренчелеге үткәрелде. Ярыш Башкортстан Республикасы кубогының өченче этабы кысаларында оештырылды.
Бәйгедә республика шәһәр һәм районнарыннан килгән 13 команда, барлыгы 108 яшь спортчы катнашты. Ул көнне, яңгыр явып торуына карамастан, велосипедчылар, стартка басып, авырлыкларны җиңә-җиңә алга омтылдылар һәм трассаны азагына кадәр үттеләр.
Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә: шәхси беренчелектә Стәрлетамак шәһәреннән Егор Федоров беренче, Дүртөйледән Айнур Галиев – икенче, Мәләвездән Сергей Михайлов өченче урынны алды.
Кызлар арасында Стәрлетамактан Эльвина Фәһимова беренче булып финиш сызыгын узды Нуриман районыннан Анастасия Музалевская икенче булып килде. Безнең районнан Альбина Галиеваның күрсәткече дә әйбәт – өченче урынга чыкты.
Командалар арасында стәрлетамаклыларга беренче урын бирелде. Безнең район спортчылары икенче урынны алдылар. Нуриман районы командасы өченче урынга лаек булды.
Рим Хуҗин. 

Просмотров: 674 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июнь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск