Воскресенье, 28.04.2024, 23:00

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Февраль » 28
Матур эшләребез бар. Районыбыз авыл эшчәннәренең узган елда башкарылган эшләре  турында сөйләгәндә, нәкъ җырдагыча, шундый сүзләрне ышаныч белән әйтергә мөмкин булыр иде. 23 февральдә – Ватанны саклаучылар көнендә, район мәдәният йортында үткәрелгән авыл  хуҗалыгы хезмәт ияләренең 2012нче хуҗалык елындагы эшчәнлеге йомгакларына багышланган җыелышка шушы тармакта эшләүче җитәкчеләр, белгечләр, механизаторлар, терлекчеләр һәм башка һөнәр ияләре чакырылган иде. Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренең еллык йомгаклау җыелышында Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Владимир Николаевич Незнанов, муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары – җаваплылыгы чикләнгән "10нчы төзелеш идарәлеге” җәмгыяте директоры Валерий Әдһәм улы Мансуров һәм "Базы” компанияләр төркеме җитәкчесе, "Базы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе Вадим Васильевич Соколов катнашты. ... " Читать дальше "
Просмотров: 894 | Добавил: bikmiew | Дата: 28.02.2013 | Комментарии (0)

1 марта 2013 года администрация и учителя начальных классов гимназии с. Чекмагуш проводят встречу с родителями будущих первоклассников. Она состится в 17.30 часов в актовом зале учебного заведения, в этот день вы сможете получить полные ответы на все интересующие вас вопросы.
Добро пожаловать!
Администрация гимназии. 
Просмотров: 456 | Добавил: bikmiew | Дата: 28.02.2013 | Комментарии (0)

20 февральдә үзешчәннәрнең район фестивале тәмамланды. Ике атна дәвамында авыл Советлары авыл биләмәләрендә яшәп иҗат итүче һәвәскәр артистлар район тамашачысын бай концерт программалары белән сөендерде. 28 февральдә һәм 1мартта фестивальнең йомгаклау концерты була. Бу ике көндә кичке 19 сәгатьтә концерт, көндез 11дән 13 сәгатькәчә район мәдәният йорты фойесында ярминкә оештырыла. Кичке программада чыгыш ясаучы авыл биләмәләре үзешчәннәре бу сәгатьләрдә үз хуҗалыкларында җитештерелгән продукция: сөт ризыклары, камыр ашлары һәм кондитер ризыклары, көндәлек кирәк-яраклар тәкъдим итәчәк. 
Ярминкәләргә һәм концертларга 
рәхим итегез, хөрмәтле райондашлар!
Зөһрә Фазлыева.

Просмотров: 571 | Добавил: bikmiew | Дата: 28.02.2013 | Комментарии (0)

Агымдагы елның 2 мартында район оешмалары, предприятиеләре, учреждениеләре һәм хуҗалыклары арасында муниципаль район хакимияте башлыгы призларына чаңгы ярышлары үткәрелә. Сәгать 11дә башланачак узышларда өчәр ир-аттан (6 километрга узышачаклар) һәм өчәр хатын-кыздан (3 километрга) торган командаларны чакырабыз. Иртәнге 9 сәгатьтән гадәттә ярышлар үтә торган Яңа Коты юлы өстендәге чаңгычылар трассасында теркәү башлана. Барыгызны да саф һавада күңел ачып, чәмле ярышларда көч сынашып кайтырга чакырабыз.
Рим Хуҗин, 
яшьләр эшләре, физик культура һәм 
спорт буенча комитетның баш белгече.
Просмотров: 509 | Добавил: bikmiew | Дата: 28.02.2013 | Комментарии (0)

Башкортстан Республикасы Президенты Рөстәм Зәки улы Хәмитовның агымдагы елның 29 гыйнварындагы РП-21 санлы боерыгы белән якташыбыз, Иске Калмаш авылы егете НӘҮФӘЛ РАБИС УЛЫ ЯНБУХТИН Башкортстан Республикасы Президенты Хакимиятенең Территорияләр белән эшләү буенча идарәлек начальнигы вазифасына тәгаенләнде. Моңа кадәр ул БР Президенты Хакимиятенең Гражданнар һәм оешмалар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәлеге начальнигы урынбасары – бүлек начальнигы булып эшләде.
Н.Р.Янбухтин 1965 елның 1 июнендә туган, югары белемле агроном-галим, юрист, юридик фәннәр кандидаты, Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясен 1991 елда һәм Башкорт дәүләт университетын 1998 елда тәмамлаган. 2004 елдан алып Чакмагыш районыннан чыккан якташ-
ларның республика берләшмәсе идарәсе рәисе дә. Актив тормыш позицияле, милли көрәш буенча берничә тапкыр район сабантуе батыры, республика чемпионы исемен йөртә. ... " Читать дальше "
Просмотров: 498 | Добавил: bikmiew | Дата: 28.02.2013 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Февраль 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск