Понедельник, 29.04.2024, 04:43

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Февраль » 21
"Канатларым булса, очар идем,
Очар идем әллә кайларга!
Янәшәдә гаиләң булсын һәрчак
Тормыш сукмакларын җайларга..."
Шушындый матур сүзләр белән райондашларга Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе үзешчәннәре кайнар сәлам юллады. Залда алма төшәрдәй урын да калмаган иде – район мәдәният йорты  тамашачы белән туп-тулы булды.
Быелгы концертларның эчтәлеге гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлтелгәнгә күрә, чакмагышлылар да кичәләрен мәхәббәт җимешләре – балалардан башлап җибәрде. Сәхнәгә Рәгыйдә Сәетгәрәева җитәкчелегендәге татлы җимешләр – балалар иҗат үзәгенең күз алмалары – чечен биюе белән балалар коллективы чыкты. ... " Читать дальше "
Просмотров: 790 | Добавил: bikmiew | Дата: 21.02.2013 | Комментарии (0)

"Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы хезмәт коллективлары узган елны матур күрсәткечләр белән тәмамлады. Игенчелек тармагында да, терлекчелектә дә югары нәтиҗәләргә иреште геройлылар. Үзешчән сәнгатьтә дә ал бирми алар. Имин балачак һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту елына багышланган бай концерт программасы моның ачык мисалы булды. Үзешчәннәр кичәне халык уен кораллары ансамбле чыгышы белән башлап җибәрде. Төрле яшьтәге, төрле һөнәр кешеләрен берләштергән бу коллектив башкаруында халык көйләренә тезмә тигез, матур яңгырады.[ ... " Читать дальше "
Просмотров: 608 | Добавил: bikmiew | Дата: 21.02.2013 | Комментарии (0)

"Гаилә рухы таза булса – сау сәламәт булыр ил-көн дә…” дип исемләнгән үзешчәннәр бәйгесендә чираттагы чыгыш ясаучылар Яңа Коты авыл Советы авыл биләмәсе үзешчәннәре булды. Әлбәттә, җитди әзерлекне күргәзмәләрендә дә, кул эше осталары тудырган могҗизада да күреп сокланасың. Тамьян авылыннан Кәримовлар, Яңа Котыдан Муллаяновлар гаиләләренең бәйләм, челтәр, шәл, оригами кебек иҗат эшләре күз явын алырлык. Күргәзмәне әзерләүдә озак еллар Яңа Коты авылы китапханәсендә хезмәт салган актив җәмәгатьче, һәр оештырылган мәдәни чараның уртасында кайнаучы Гөлнәзирә Баһаветдинованың да өлеше зур.[ ... " Читать дальше "
Просмотров: 714 | Добавил: bikmiew | Дата: 21.02.2013 | Комментарии (0)

16 февральдә районыбызда илкүләм "Русиянең чаңгы юлы – 2013” чарасы үтте. Бу көнне Чакмагышта чаңгыга 200 дән артык кеше басты. 9 яшьлек укучылардан 70 яшьлек өлкән абый-апалар да калышмады. 5-7 сыйныфлар арасында Чакмагыш беренче  урта гомум белем бирү мәктәбе кызлары – Алия Сәлихова беренче, Рәфинә Хөснетдинова икенче, Земфира Галләмова өченче булып килде. Егетләрдән гимназия укучысы Айрат Казыйханов беренче, беренче  урта мәктәптән Салават Зарипов белән Илнур Ямалиев икенче-өченче урыннарны алды. 8-9 сыйныфта укучылар арасында гимназиядән Әлфия Мусина белән Индира Садретдинова – беренче-икенче, беренче мәктәптән Инесса Газизова өченче урынны яулады. Егетләр дә алардан калышмады. Гимназия укучылары Наил Әхмәдуллин белән Азибәк Шәммәтов беренче-икенче урыннарны бирмәде. Беренче урта мәктәптән Илнур Фатыйхов өченче булып килде.  10-11 сыйныфлар да ярышка ныклы әзерләнеп килгәннәр. ... " Читать дальше "
Просмотров: 756 | Добавил: bikmiew | Дата: 21.02.2013 | Комментарии (0)

Хөрмәтле райондашлар!
Тарихтан билгеле булуынча, 95 ел элек, 1918 елның 23 февралендә, Беренче бөтендөнья сугышы тәмамланып килгәндә, Кызыл Армия частьләре Псков һәм Нарва шәһәрләре янында Кайзер Германиясе гаскәрләрен тар-мар итә. Бу тәүге зур җиңү хөрмәтенә булдырылган Ватанны саклаучылар көне тирән тарихка һәм данлы традицияләргә бәйле. Шушы истәлекле вакыйгадан соң да безнең илебез халкы, аның данлы гаскәрләре күп тапкыр Ватанның азатлыгын һәм бәйсезлеген дошманнардан саклап калдылар. Бөек Ватан сугышы еллары — моның ачык дәлиле. Менә шуңа күрә дә бу бәйрәм ата-бабаларыбызның каһарманлык һәм ватанпәрвәрлек өлгесе булып тора. Ул Туган илгә чиксез тугрылык, барлык ир-атларыбызның теләсә кайсы вакытта гомерләрен аямыйча илне сакларга күтәрелергә әзер торуларын күрсәтүче тантаналы көн, уртак бәйрәмебез. Без данлы үткәнебез белән хаклы рәвештә горурланабыз. Традицияләр дәвам итә. Элекке батыр һәм кыю ватандашларыбыз кебек әлеге вакытта да Ватан алдындагы изге бурычын – халкыбызның иминлеген саклаучы егетләребезнең Русия Кораллы көчләрендә үрнәкле хезмәт итүләре – моның ачык мисалы. Бөтен район халкын, бүген илебез мәнфәгатьләрен са ... " Читать дальше "
Просмотров: 489 | Добавил: bikmiew | Дата: 21.02.2013 | Комментарии (0)

Хөрмәтле райондашлар!
Тарихтан билгеле булуынча, 95 ел элек, 1918 елның 23 февралендә, Беренче бөтендөнья сугышы тәмамланып килгәндә, Кызыл Армия частьләре Псков һәм Нарва шәһәрләре янында Кайзер Германиясе гаскәрләрен тар-мар итә. Бу тәүге зур җиңү хөрмәтенә булдырылган Ватанны саклаучылар көне тирән тарихка һәм данлы традицияләргә бәйле. Шушы истәлекле вакыйгадан соң да безнең илебез халкы, аның данлы гаскәрләре күп тапкыр Ватанның азатлыгын һәм бәйсезлеген дошманнардан саклап калдылар. Бөек Ватан сугышы еллары — моның ачык дәлиле. Менә шуңа күрә дә бу бәйрәм ата-бабаларыбызның каһарманлык һәм ватанпәрвәрлек өлгесе булып тора. Ул Туган илгә чиксез тугрылык, барлык ир-атларыбызның теләсә кайсы вакытта гомерләрен аямыйча илне сакларга күтәрелергә әзер торуларын күрсәтүче тантаналы көн, уртак бәйрәмебез. Без данлы үткәнебез белән хаклы рәвештә горурланабыз. Традицияләр дәвам итә. Элекке батыр һәм кыю ватандашларыбыз кебек әлеге вакытта да Ватан алдындагы изге бурычын – халкыбызның иминлеген саклаучы егетләребезнең Русия Кораллы көчләрендә үрнәкле хезмәт итүләре – моның ачык мисалы. Бөтен район халкын, бүген илебез мәнфәгатьләрен саклаучы хәрби якташларымны Ватанны саклаучылар көне белән котылыйм һәм барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм имин тормыш телим.
Риф Йосы ... " Читать дальше "
Просмотров: 501 | Добавил: bikmiew | Дата: 21.02.2013 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Февраль 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск